Иң якын киңәшчең дә, эчкерсез сердәшчең дә — әниең...
Бүген дөньядагы барлык әниләргә иң зур бүләк — тормыш бүләк итүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә! Кадерле әниләребез, сезне Әниләр көне белән котлыйбыз һәм рухи көч, тормыш зирәклеге, фәрештә сабырлыгы, хатын-кыз бәхете, үзара мәхәббәт, өйләрегез нурлы булуын телибез. Рәхмәт сезгә җылылык, наз һәм кайгыртучанлык өчен. Сезгә, кадерлеләребез, һәрвакыт һәм һәркайда үзегезне кирәкле һәм сөекле кеше итеп хис итүегезне телибез.
Әнием
Без гаиләдә биш бала. Минем ике абыем, бер апам һәм кечкенә генә энем бар. Әниемнең исеме — Эльвира. Ул бик сабыр, тыйнак, әйбәт кеше. Мин мәктәптән кайтуга, өйдә тәмле ис таралган була. Әнием безне тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Кичләрен дәресләребезне эшләргә дә булыша, сорауларга да сабыр гына җавап таба, киңәшләрен дә бирә. Назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп иркәләп уята. Әнием мин сине бик яратам.
Морт мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Юнусова Эльза
Минем әнием
Җир йөзендә булган әниләрдән иң матуры, иң ягымлысы — ул минем әнидер. Минем әниемнең исеме — Гөлнара. Әни безне якты йөзе, тәмле ашлары белән сыйлый, чиста урын-җиргә яткырып йоклата. Минем әни барын да эшли ала. Арган булса да безне ярата, иркәли. Әнине сөендерер өчен тырышып укыйм, аңа ярдәм итәм. Мин әниемне бик яратам.
Морт мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Хуҗин Искәндәр
Ана җылысы — кояш җылысы
Минем әниемнең исеме Гөлнара. Матур исем эйеме? Ул үзе дә шундый матур! Гел шат күңелле, һәрвакыт елмаючан. Әнием бар эшкә дә оста. Алар әтием белән казлар үстерәләр, ә без аларга булышабыз. Әниемнең пешергән ашлары ашап туйгысыз. Без авырганда, дәвалый, иркәли.
Мин әниемне бик яратам. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга кирәк. Яхшы укуым, үземне үрнәк тотуым, эшкә өйрәнеп үсүем белән аны шатландырырмын!
Морт мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Хуҗина Сөмбел
Алтын куллы, әнием
Әни, әнием... Бу сүзләр дөньяда иң матур, иң күркәм сүзләрдер, мөгаен. Аларда күпме тирән мәгънә ята. Беренче әйткән сүзеңне ишетүче дә, тәүге тапкыр тәпи киткәнне күрүче дә, елаганда юатучы, егылганда торгызучы да газиз кешеләр — әниләр. Иң якын киңәшчең дә, эчкерсез сердәшчең дә алар.
Әниләр һәрвакыт безнең янәшәдә була. Ана бала өчен һәрвакыт яшәү маягы. Алар барлык белгәннәрен балаларына бирергә, өйрәтергә тырышалар. Минем әнием дә нәкъ шундый. Аның исеме — Ләйсән. Һәрвакыт көләч йөзле, нечкә күңелле булганы өчен яратам мин аны. Әниемнең яхшы сыйфатларын язып бетерерлек кенә түгел. Һәркем белән уртак тел таба белә. Ул телеңне йотарлык тәмле ризыклар пешерә. Өйдә дә, хуҗалыкта да чисталык ярата. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерә. Нинди генә чәчәкләр үсми безнең бакчада. Кыскасы, әнием һәрбер эшне зур теләк белән башкара.
Безгә әниләрне шатландырып, сөендереп кенә яшәргә кирәк. Сезгә дә киңәшем шул: аларны бәхетле итик, кайгы-хәсрәт китермик!
8 сыйныф укучысы Шайгалләмова Ландыш
«Туган тел» түгәрәге җитәкчесе Рузия Гайнанова
Фото: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев