Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Җиңү көнендә Алабуганың Хәтер музеенда 108 кеше булган

Музейга килүчеләр арасында алабугалылардан тыш, Россиянең башка шәһәрләреннән дә кунаклар бар иде.

9 майда, Җиңү Көнендә, 108 кеше Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Хәтер музеенда булды. Килүчеләр арасында Алабугадан гына түгел, Россиянең башка шәһәрләреннән: Мәскәү, Казан, Уфа, Ижау, Чаллы һәм Мамадыштан да кунаклар бар иде. Бу хакта ЕГМЗ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм алабугалыларның Җиңүгә керткән өлешенә багышланган Хәтер музее традицион рәвештә җирле халыкның да, туристларның да игътибарын җәлеп итә. Бу көнне музейга килүчеләр совет солдатларының батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш елларында шәһәр тормышы турында сөйләүче экспозицияләр белән таныша алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев