Җиңү турында 80 факт: гематоген
Һәркемнең үз гомерендә бер тапкыр булса да гематогенны ашап караганы бардыр. Ләкин аны кем уйлап тапкан һәм аның сугыш вакытында совет солдатларына ничек ярдәм иткәнен бик азлар гына белә.
25. Гематоген: барлыкка килү тарихы һәм аны икенче бөтендөнья сугышы вакытында куллану.
Һәркемнең үз гомерендә бер тапкыр булса да гематогенны ашап караганы бардыр. Ләкин аны кем уйлап тапкан һәм аның сугыш вакытында совет солдатларына ничек ярдәм иткәнен бик азлар гына белә.
Хәтер музеенда сыек гематогенлы флакон саклана һәм бу продукт турында мәгълүмат бар. Һәм ирексездән солдат гаскәри кирәк-яраклары арасында ул нишли дигән сорау туа. СССРда популяр булган бу даруханә продукты монда тикмәгә эләкмәгән.
Белешмә өчен. Гематоген грекчадан тәрҗемә иткәндә «кан тудыручы» дигәнне аңлата. Беренче тапкыр ул 1890 елда Швейцариядә доктор Гоммель тарафыннан чыгарылган һәм «Hämatogen des Dr. Hommel» яки «Гоммель Гематогены» дип аталган. Бу — үгез каны белән йомырка сарысы катнашмасыннан торган сыек микстура. Хәзер без гематогенны тышкы яктан плиткалы шоколадны хәтерләткән каты продукт буларак беләбез.
Россиядә гематогенны 1917 елда җитештерә башлыйлар. Әмма массакүләм җитештерү 1924 елдан, «Госмедторгпром» Дәүләт акционерлык җәмгыяте төзелгәннән соң башлана. Тимергә бай бу препарат Бөек Ватан сугышы елларында зур популярлык казанган.
‒ Сугыш хәрәкәтләренең иң авыр шартларында солдатлар һәм офицерлар җәрәхәтләр алган, кан югалткан, һәм еш кына ачлы-туклы яшәгәннәр. 1945 елда яралыларны дәвалауда гематоген кулланган хәрби табибларның фәнни мәкаләсе чыга. Бу сынаулардан соң гематогенны госпитальләрдә киң куллана башлыйлар — ул яралыларның һәм авыруларның көчен торгызырга ярдәм итә, — дип аңлата Хәтер музее мөдире Роза Ибраһимова.
Сугыш вакытында гематогенны Урта Азия республикаларында: Казахстанда, Кыргызстанда, Төрекмәнстанда, Таҗикстанда, Үзбәкстанда җитештерә башлыйлар.
‒ Нәкъ менә шунда медицина институтларын һәм госпитальләрне, профессор-укытучылар составын эвакуацияләгәннәр, җиһазлар күчергәннәр. Аерым алганда, Казахстанга Киев химия-фармацевтика заводы һәм Днепропетровск шәһәренең фармацевтика институты күчкән. Дарулар һәм эндокрин препаратлар җитештерү дә тиз арада җайга салына. Гематогенны башта Семипалатинск ит комбинатында, аннары Алма-Ата һәм Кызыл Урда комбинатларында да ясый башлыйлар, — дип сөйли Роза Ибраһимова.
Бу даруханә продукты сугыш вакытында солдатларның яки детдом балаларының гомерен саклап калуга зур өлеш керткән. Сүз уңаеннан, шундый легенда да бар: иптәш Сталин үзе совет галимнәренә гемоглобинның түбән дәрәҗәсен күтәрергә сәләтле продукт булдыру бурычын куйган — беренче чиратта балаларда. Бу продуктның нигезен сыек гематоген тәшкил иткән дә инде (хәзер ул шоколадка охшаган көрән төстәге батончиклар рәвешендә чыгарыла). 1950 елга кадәр гематоген составына һаман да мөгезле эре терлек каны кергән, ә соңрак рецептура үзгәргән, һәм хәзер аны әзерләгәндә азык альбумины гына кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев