Җиңү турында 80 факт: Танкист киеме
Без Алабуга Хәтер музее хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы чоры фактлары белән бәйле язмалар сериясен дәвам итәбез.

Бөек Җиңү юбилеена багышланган махсус рубрикада Кызыл Армия танкистының формасы, шлем һәм танкистның киемнәре янындагы стеллажда урнашкан бер кызыклы экспонат турында сөйлибез.
Без Алабуга Хәтер музее хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы чоры фактлары белән бәйле язмалар сериясен дәвам итәбез.
1943 елга кадәр Кызыл Армия танкистының формасы зәңгәр төстә була. Ләкин бу төстә ягулык мае калдырган таплар яхшы күренгән. 1943 елдан башлап танкистларның формасы караңгы төскә керә. Эшләнмәнең үзенә килгәндә, форма озын җиңле һәм чалбарлы иркен киселгән киҗе-мамык комбинезоннан торган. Альтернатива булып куртка һәм чалбар була алган. Курткада — кайтарма яка һәм төймә. Чалбар билбаулы яки подтяжкалы булган.
‒ Бөек Ватан сугышы танкистлар киеменә кайбер төзәтмәләр кертә. Комбинезон экипажның барлык әгъзалары өчен дә мәҗбүри була. Бу машина зарарланган очракта экипажны саклап калу теләге белән бәйле.
Обмундированиең май һәм ягулык тамчыларын сеңдерүе танкист үлеменең өстәмә факторы булып торган. Бу проблеманы сугыш барышында хәл итәргә тырышалар. 1943 елда уттан саклаучы махсус танк костюмы ясала. Ул башлыклы курткадан, чалбардан, битлекләрдән һәм перчаткалардан торган. Аны махсус утка чыдам эремә белән сеңдерелгән ике катлы кирзадан ясаганнар, — дип сөйли экскурсовод Мәүлидә Мансурова.
Сугыш беткәч тә әлеге костюм турында онытмыйлар. Безнең көннәрдә мондый костюмнарны эретеп ябыштыручылар үз эшләрендә куллана. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, бүген эшләнмәнең фасоны, кесәләр саны үзгәрсә дә, төймәләр замокка алышынса да, төсе үзгәрешсез калган. Һәрвакыт кара. Танклар белән эш иткәндә бу иң кулай төс дип санала.
Шлем яки шлемофон.

Танкист киеменең иң танылган элементы — шлемофон. Аның конструкциясе бик уңышлы. Нәкъ менә шуңа күрә ул бүгенгә кадәр үзгәрмәгән диярлек. Бу аксессуарның тарихы узган гасырның 30 нчы еллары уртасында башлана. Шлемофон кирзадан тегелгән. Ләкин шунысы гаҗәп: солдат итекләренә бу тукыманың бернинди катнашы юк. Җитештерүче завод исеме белән генә бәйләнгән. Кирза — каучук резиналы гади тукыма. Шлемга ат йоны яки башка компонентлар тутырылган валиклар тегелгән.
Колакчыннар өчен махсус клапаннар да булган. Җәйгә — плис эчлек, кышка — табигый мех. АДМЯ Хәтер музеенда җәйге вариант саклана. Шлемның зурлыгын баш артында урнашкан каешлар ярдәмендә үзгәртеп була. Шлемның төп функцияләре — сугышчыны җәрәхәтләрдән саклау һәм элемтәне тәэмин итү. Сугыш башында танкистларда 1938 елгы үрнәктәге баш киеме булган. Ә инде 1942 елның ахырыннан шлемнарны авиация тибындагы радио җиһазлар белән җиһазлаганнар, шуңа күрә аларны шлемофоннар дип атый башлаганнар.

Танк прицелы.
Кызыл Армия танкисты формасы белән бер стеллажда тагын бер кызыклы экспонат тора. Бу — Т-34 хәрби машинасының танк прицелы. Дөресрәге, аның фрагменты. Бу экспонат Хәтер музеенда 2020 елның июнендә барлыкка килгән. Аны Чаллыдан «Авангард» эзләү отряды җитәкчесе Андрей Петрушкин бүләк иткән. Эзләүчеләр әлеге уникаль экспонатны Ленинград өлкәсе территориясендә тапканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев