Җиңү турында 80 факт: хәрби Яңа ел
Мамыктан ясалган чыршы уенчыклары, карандаш яки күмер белән ясалган открыткалар, ә чыршы турындагы җырлар патриотик җырлар белән аралашып җырлана... Сугыш шартларында яңа ел төрле-төсле утларсыз, сый-нигъмәт тулы өстәлләрсез генә үткәрелгән.
Ләкин аны барыбер көткәннәр. Дәһшәтле сугыш баруга кармастан, аны һәммәсе: олысы-кечесе сагынып көтеп алган. Һәм, ничә яшьтә булуларына карамастан, бердәнбер, иң мөһим теләкнең чынга ашуы турында хыялланган. Ниһаять, сугыш бетсен дә, көтеп алынган тынычлык булсын иде дип теләгәннәр. «Җиңү турында 80 факт» рубрикасында бу юлы без сезне Алабуга музей-ядкарьлегенең Хәтер музее экспозициясендәге бәйрәм «детальләре» белән таныштырабыз.
Беренчедән, биредә 1942 елның 1 гыйнварында чыккан «Сталин юлы» («Сталинский путь») газетасы саклана. Бәйрәм саны булырга тиеш булса да, язмаларның күбесе фронт хәлләренә багышланган. Беренче биттә, мәсәлән, фронт сводкасы белән танышырга була. Монда Совет гаскәрләренең Керчь белән Феодосияне алуы турында язылган. Газетаның Яңа ел саны булуы турында башисем өстендәге котлау һәм П. Марченконың шигыре генә искә төшерә.
«...Мы Вам желаем счастья,
Защитники страны!
Пусть Новый год, как знамя,
Ведет к победе Вас!
Товарищи, мы с вами,
Вы также среди нас!...»
Икенчедән, шул ук музейда, пыяла артында, берничә чыршы уенчыгын да күрергә мөмкин. Аларны музейга алабугалылар бүләк иткән. Болар — алма рәвешендәге гадәти шарлар һәм балалар сыны: бер бала тимераякта, икенчесе лезгинка бии. Сугышка кадәр чыршы уенчыклары пыяладан яки папье-маше техникасы буенча эшләнгән, ләкин болары мамыктан ясалган.
Роза Ибраһимова — Хәтер музее директоры: Ил өчен авыр вакыт булуга карамастан, тантаналы рәвештә Яңа елны каршылау традициясе онытылмаган. Мәсәлән, илнең барлык җитештерү куәте корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерүгә юнәлдерелсә дә, чыршы уенчыкларын чыгару да туктатылмаган. Кабель заводларында, мәсәлән, уенчыкларны тимер чыбык һәм фольга калдыкларыннан ясаганнар. Ә төрле төстәге шарлар сыйфатында янып чыккан лампочкаларны кулланганнар. Аларны буяганнар. Патрон гильзалары да ярап куя. Сугыш чоры чыршыларында җиләк-җимеш һәм яшелчәләр рәвешендә кулдан ясалган әйберләрне күрергә була, ә открыткаларда Кыш бабай һәрвакыт куәтле сугышчы образында сурәтләнә.
Белешмә өчен. 1941 елның декабрендә «Искусство» нәшрияты фронтка җибәрү өчен махсус открыткалар чыгара. Аларда: «Ватанны саклаучы геройларга Яңа ел сәламе!» дип язылган була, ә сугышчыларның гаиләләре якыннарыннан «Фронттан яңа ел сәламе!» диелгән открыткалар ала. Ул заман шартларын исәпкә алып, рәссамнар рәсемнәрне башкаруның гади, ләкин ачык алымнарына омтылганнар.
Йомгаклап. Хәтер музее стендларының берсендә хат урнаштырылган. Язуына һәм эчтәлегенә караганда, аны мәктәп укучысы Светлана Арефьева фронттагы әтисенә язган. 1944 елның 8 гыйнвары дип куелган хат, мөгаен, кышкы каникулларда язылгандыр. Бу гади хатта өйдә куелган чыршы сурәтләнгән, «Танкистлар маршы» җырының сүзләре күчереп алынган. Ләкин бу хат шул гадилеге, самими булуы белән кадерле дә. Фронтта көрәшүче әти кешегә бу хатны алуы зур сөенеч китергәндер. Бала кулы белән төшерелгән рәсемнәрдә — өй җылысы һәм бала мәхәббәте.
Светлананың әтисе Василийга бу хат көч һәм җиңүгә ышаныч биргәндер дип ышанасы килә. Яңа елда өйдән килгән хаттан да кадерлерәк бүләкне күз алдына китерүе дә кыен.
PS. 20 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Хәтер музеенда «Хәрби Яңа ел» интерактивы узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев