Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Инвалидларга һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга түләүләр арта

Бу ике льготалы категориягә айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) шулай ук 7,3 процентка индексацияләнәчәк.

Бу ике льготалы категориягә айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) шулай ук 7,3 процентка индексацияләнәчәк, әмма пенсионерларга караганда бераз соңрак — 1 февральдән. Исегезгә төшерәбез, 2024 елның мартыннан башлап, яшәү төбәгенә бәйсез рәвештә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ЕДВ автомат рәвештә билгеләнә.

Елена Глинская ассызыклаганча, социаль фонд инвалид алабугалыларны тернәкләндерүнең техник чаралары һәм шифаханә-курорт дәвалануы белән тәэмин итүне дәвам итәчәк. Аларга банк картасы кебек эшли торган электрон сертификат биреләчәк.

2025 елдан махсус хәрби операциядә демобилизацияләнгән катнашучылар СФР үзәкләрендә медицина реабилитациясе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләр ала башлый. Тернәкләндерү 25 көнгә кадәр дәвам итәчәк, шифаханә-курортта дәвалану — өч атнага кадәр. Тернәкләндерү һәм дәвалануны елына бер тапкыр узарга мөмкин булачак.

Әгәр ветеран моңа кадәр тикшерү узмаган һәм инвалидлыгы булмаган икән, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәреп, дәвалау курсын мөстәкыйль билгелиләр.

Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны фондның клиент хезмәтендә, ә 2025 елның февраленнән Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин.

Тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалау хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен махсус операция ветераннары өчен тернәкләндерү үзәгенә бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев