Инвесторлар һәм бизнесменнар пляж үсеше белән кызыксына — шәһәр халкын нәрсә көтә?
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Илфак Хәбибуллин шәһәр пляжын төзекләндерү һәм үстерү планнары белән уртаклашты.
Инде хәзердән үк бу объектның җирле бизнесның гына түгел, күрше шәһәрләрдән дә инвесторларның игътибарын җәлеп итәчәге күренә. Эшмәкәрләрнең берсе пляжда төрле эшчәнлек төрләрен оештырырга теләк белдерде: сапбордлар һәм катамараннар прокаты, туклану нокталары. Шулай ук кабартылган аквапарк булдыру тәкъдиме дә булды, ул бәләкәй кунакларны сөендерәчәк. Моннан тыш, территориядә туңдырма, татлы мамык һәм башка тәм-томнар белән киосклар барлыкка киләчәк.
Төзелеп килүче кафега аерым игътибар бирелә. Бина муниципалитет тарафыннан төзелә, әмма алга таба арендага биреләчәк. Хәзерге вакытта инде өч потенциаль арендатор бар, әмма ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән.

Мәдәни программа да игътибарсыз калмаячак. Ял һәм бәйрәм көннәрендә пляжда музыкантлар чыгышлары, мастер-класслар һәм башка чаралар планлаштырыла.
Эшмәкәрләр сезон башлануга әзерләнәләр инде: җиһазлар сатып алалар, урнаштыру схемаларын килештерәләр. Хакимият барлык кызыксынган бизнесменнарны яңа иҗтимагый киңлекне үстерүгә кушылырга чакыра.
Ә бу беренче этап кына. Киләчәктә 1 гектар мәйданда ресторан, мунча комплексы яки хәтта кунакханә дә барлыкка килергә мөмкин. Шәһәр пляжы заманча ял итү зонасына әверелә, ул балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев