Йога, нейрографика, бадминтон: Алабуга паркларында бу атнада бушлай чаралар расписаниесе
«Лето вместе» проекты кысаларында башка чаралар да оештырыла.
14 июльдән 19 июльгә кадәр Алабуга паркларында шәһәр администрациясе ярдәмендә оештырылган «Лето вместе» проекты кысаларында төрле чаралар узачак.
14 июль (дүшәмбе)
18:00 — Рушания Богоутдинова белән English club (Чебурашка паркы)
19:00 — Психолог белән арт-терапия (Чебурашка паркы)
15 июль (сишәмбе)
8:00 — Оксана Петрова белән хатха-йога (Гуляй парк)
17:30 — Нейрографика (Чебурашка паркы)
18:00 — Гузәл Гиматова белән хатха-йога (Алабуга шәһәрлеге)
16 июль (чәршәмбе)
18:00 — Рушания Богоутдинова белән English club (Чебурашка паркы)
17 июль (пәнҗешәмбе)
8:00 — Оксана Петрова белән хатха-йога (Гуляй парк)
18:00 — «Сихерләнгән ташлар» балалар өчен мастер-класс (Чебурашка паркы)
20:00 — Кино күрсәтү (Гуляй парк)
18 июль (җомга)
16:00 — Регина Тагирова белән бадминтон (Иске майдан)
19 июль (шимбә)
10:00 — Психолог Анна Борисова белән очрашу (Чебурашка паркы)
16:00 — Регина Тагирова белән шахмат (Чебурашка паркы)
18:00 — «Гаҗәеп кешеләр тормышы: Муса Җәлил» лекциясе (Чебурашка паркы)
Кайбер чараларда катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә. Үзең белән кирәкле әйберләр: йога өчен келәм, су, ручка һәм блокнот алырга киңәш ителә. Тулырак мәгълүматны проектның рәсми төркемендә карагыз.
«Лето вместе» проекты алабугалыларга һәм шәһәр кунакларына ачык һавада вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыру мөмкинлеге тәкъдим итә. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев