Йөрәгемнең иң түрендә...
Әниләр көне үтеп китсә дә, бәйрәм уңаеннан язылган рәхмәт хатлары редакция адресына килеп тора. Бу юлы Иске Юраш мәктәбе укучыларының иҗат җимешләре белән таныштырабыз.
Әниемә мең рәхмәт!
Әнкәй, әни, нәнә, инәй... Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, табигатең бер үк кала бирә. Син — Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана.
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерле әнием.
Яхшылыкта, матурлыкта
Үрнәк миңа әнием.
Менә син, тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына дәшәсең. Үзең күп вакыт утырмыйсың да. Күзеңдә — сөенеч чаткылары. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатланасың. Ә аннан соң безне мәктәпкә озатасың.
Әнием, бәгырем, син нинди ягымлы, акыллы. Безне дә гадел, инсафлы, туры сүзле булырга өйрәтәсең. Мин әниемне бик яратам. Рәхмәт сиңа барсы-барсы өчен.
Әни кеше һәрвакытта да баласы өчен кайгырып, борчылып тора. Әниләр төрле җил-давыллардан саклыйлар, үзләренә авыр булса да, безгә җиңелрәк булсын дип тырышалар. Әйе, әниләр — бөек зат. Әниләрне саклыйк, аларның кадерен белик! Иң зур теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсәләр иде.
Диләрә Юнысова
Һәрьяктан үрнәк әнием
Әни, әнкәй, әнием. Бу өч сүзгә күпме наз, күпме ярату сыйган. Әниләр бит безне тудырган да, төн йокыларын йокламыйча, җыр җырлап бишектә тибрәткән.
Минем әниемнең исеме — Рузилә. Ул дүрт балага гомер биргән. Безнең әни ярдәмчел, сабыр, кешелекле. Берәр тәмле ризык пешерсә, күршеләрне дә өлешсез калдырмый. Ул безгә гел тәмле ашлар әзерли. Буш вакытларда без әнигә өй эшләрендә булышабыз. Кечкенә энеләребезне карашабыз. Җәй көне әни белән җиләккә, гөмбәгә йөрибез. Һәрьяктан үрнәк әнием! Без сине бик яратабыз. Кояшныкы кебек озын гомер телибез!
Зәмирә Нәбиуллина
Әни диеп әйтер кешем булса, булыр идем бик тә бәхетле...
Минем әнием — Аня, күрше Түбән Юраш авылында туып үскән. Яхшы укыган. Җырга-моңга, бәйләү, тегү, чигүгә бик оста булган.
Җил-давылдан саклаучы,
Дошманнардан яклаучы
Әнием булсын иде
Гел янәшә атлаучы.
Әнием минем киңәшчем, якын сердәшчем иде. Аңа эч серләремне сөйли идем. Ул мине тыңлап файдалы киңәшләрен бирә, дөрес юлдан барырга ярдәм итәр, әз генә кыек эш эшләдеңме, шунда ук күреп, аркадан әкрен генә сөеп гаебемне аңлатыр иде.
Бик нечкә күңелле иде үзе, берәребез нинди да булса авырлыкка тарыса тәмам кайгыга батар, борчылыр иде.
Иде дим, чөнки хәзер әнием янымда юк шул...
Әниемне сагынам... Кыш житте исә аңа бүләк әзерли башлыйм, бишлеләр күбрәк алырга тырышам. Кыш аенда тугангамы, кышны биииик ярата иде әнием. Эххх, аны ни дәрәҗәдә сагынганны, яратуыбызны сүзләр белән генә әйтеп бетерә алмыйм.
Әниләрдәге кебек гадилекне, әйбәтлекне, матурлыкны, мәрхәмәтлелекне без тагын кайда күрә алыр идек. Шундый сыйфатларга ия булганың өчен дә, әнием, сине сагынам, юксынам. Бу язганнарым сиңа әниләр көненә бүләк булсын, тыныч йокла.
Латифа Закирова
Әниләрне яратыгыз һәм кадерләгез!
Дөньяда иң матур, иң кадерле, иң якын, иң назлы сүз ул — әни. Барысы да югалган кебек тоелганда, ул һәрвакыт янәшәңдә. Ана белә: теләсә нәрсәнең ахыры — ул яңа башлангыч, тылсымлы ачышларга һәм якты киләчәккә илтә торган яңа ишек. Әгәр сиңа авыр булса, аның җылы сүзләре һәм йомшак куллары бөтен бәхетсезлекләрне юкка чыгарырга сәләтле.
Әнинең кайгыртуы беркемнең дә мәхәббәте һәм назы белән чагыштырырлык түгел. Ямьсез хисләр сине биләп алганда да, максатларыңа ирешә алмаган вакытларда да — ул синең янәшәңдә. Әниең кочаклаганнан соң, сиңа бөтен дөнья ямьле, сине бар да ярата кебек тоела. Ана мәхәббәтенең көче әйтеп бетергесез. Әниләрне яратыгыз һәм кадерләгез!
Камилә Гайфетдинова
Иң кадерле кешем
Минем әни — минем өчен дөньяда иң кадерле кеше. Минем өчен ул иң матур, акыллы һәм зирәк, чөнки ул теләсә нинди сорауга җавап бирә ала. Әни авыр вакытларда ярдәм итә, мине хуплый, шатлыгымны һәм уңышсызлыкларымны уртаклаша, мине саклый һәм уңышларым һәм казанышларым өчен шатлана. Мин аны бик яратам һәм аның белән горурланам!
Айзилә Нәҗметдинова
Әнием минем белән горурлансын
Минем әни — тормышымда иң мөһим кеше. Миңа ярдәм һәм кайгырту кирәк булганда, ул һәрвакыт янәшә. Әнием миңа көн саен җылылык, мәхәббәт һәм кайгырту бүләк итә.
Әнием эш сөючән һәм җаваплы булуы белән аерылып тора. Ул барысын да эшли белә: кием-салымны юа, өй эшләрен башкарырга булыша һәм минем өчен барысын да эшли.
Минем әни бик сабыр һәм кайгыртучан да. Ул мине һәрвакыт тыңлый, авыр вакытларда терәк була, мөһим карарлар кабул итәргә һәм үз көчләремә ышанырга ярдәм итә торган киңәшләр бирә.
Мин әниемнең үрнәк булуы белән горурланам. Аның кебек кайгыртучан һәм яратучан булырга телим. Ул минем белән горурлансын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышам.
Лилиана Мулланурова
Әнием — минем иң яхшы дустым
Әни — минем өчен иң якын һәм иң кадерле кеше. Мин аны бик нык яратам. Минем өчен һәм минем бәхетем өчен барысын да эшләве өчен яратам, аның җылы елмаюы, назлылыгы, кайгыртучанлыгы һәм гомумән, минем тормышымда булганы өчен яратам.
Безнең әни белән мөнәсәбәтләр бик җылы. Без аның белән, чыннан да, дуслар кебек. Мин әнием белән бөтен серләремне һәм кичерешләремне уртаклашам, ә ул, үз чиратында, мине һәрвакыт тыңларга әзер. Әни — минем барлык шатлыкларым, казанышларым, өмет өзелүләрем һәм, гомумән, тормышымда ниләр барганын белүче беренче кеше. Ул — минем иң яхшы дустым, ул һәрвакыт миңа ярдәм кулын сузарга әзер. Миңа бу тормышта бернәрсә дә куркыныч түгел. Мин бит беләм: минем ышанычлы яклаучым һәм таянычым бар. Миңа әйтеп бетергесез бәхет елмайды!
Мин аны бөтен дөньяда иң матур, игелекле, назлы һәм сөйкемле дип саныйм. Киләчәктә, мин олы һәм мөстәкыйль кеше булгач, әниемнең бәхетле һәм кайгысыз тормышын тәэмин итү өчен, барысын да эшләячәкмен.
Раил Шабиев
Кояш кебек кайнар йөрәкле
Әни, әнием! Нинди тирән мәгънә яшеренгән бу сүздә. Җиңел генә әйтелешле булса да, гади сүз түгел ул. Җирдә әниләр бик күп, бик төрле булса да, һәр кешегә үз әнисе якын, үз әнисе берәү генә. Миңа да шулай инде ул. Әнием өйдә булса, өй җылырак, яктырак, олырак тоела. Әниемнең ягымлы йөзе, йомшак күңелле, олы йөрәге шулай күрсәтә торгандыр инде.
Әниемнең исеме — Җәмилә. Кулыннан килмәгән эше юк. Бер дә белмим дип утырырга яратмас. «Кая, булдырып карыйк әле», — дип башлар ул. Аш-суга да кулы оста, яшелчә, чәчәк үстерү — яраткан шөгыле. Чирләсәк — дәвалый, еласак — кайгыларны уртаклаша, шатлыгыбызны да бүлешә, тиеш урында мактап, күңелне күтәрә белә. Яратып кына ачуланып та ала. Без аны бик яратабыз. Әнидән башка гөлләр дә чәчәк атмыйдыр төсле. Әниемнең роза гөле чәчәккә бөреләнгән. Гөлләре дә, рәхмәт әйткәндәй, әниләр бәйрәменә чәчәк атарга җыена.
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен,
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк.
Алия Мирхәйдәрова
Фото авторы: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев