Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Йөрәк кушуы буенча: Алабугада волонтерлык хәрәкәте

Югары технологияләр һәм акча артыннан куу дөньясында яхшылык һәм шәфкатьлелек кебек кыйммәтләр әкренләп онытыла кебек...

Әмма андый кешеләр бар. Алар, бернигә дә карамастан, яхшылык эшләүнең табигый булуын дәлилли. Алар өчен игелекле йөрәк — бер тапкырлык омтылыш түгел, ә тормыш нигезе.

Кешеләрнең шәхси файда артыннан куып түгел, ә йөрәк чакыруы белән башкаларга ярдәм итүләре сөендерә. Алабугада андыйлар күп: хайваннарны коткаручылар да, МХОда катнашучыларга армый-талмый ярдәм итүчеләр дә. Алар барысы да — волонтерлар. Бу мәкаләдә без аларның бик азлары турында гына сөйлибез. Риясыз игелек кылган һәркемне тасвирлау өчен тулы бер газета да җитмәс иде.

Без бер гаилә! 

Илшат Шәйморатов балаларын намус белән башкаларга ярдәм итәргә өйрәткән. Аның улы хәзер — МХОда, кызы Диләрә Вахитова, җан дусты Юлия Сушкова белән — тылда көрәшәләр. Алар хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәмне координацияли һәм сугышчылар ихтыяҗларына миллионнарча сум акча җыя. Үз тирәсенә бөтен Россия буенча йөзләгән кешене берләштерә.

«Волонтерлык — ул проблеманы күрү һәм аны күрсәтмәләр көтеп тормыйча хәл итү», — ди Диләрә Вахитова. «Ә безнекеләргә ярдәмгә килгәндә, без — гаилә. Туганлык бәйләнешләре мәгънәсендә түгел, ә туган җаннар, дип әйтер идем. Монда барысы да гаилә кыйммәтләренә нигезләнә», — ди волонтер. 

Диләрә Вахитова үзенең күптән түгел генә бүләкләнүе турында тыйнак кына әйтми калды. Ә бит аңа РФ Оборона министрлыгының «Ярдәм һәм шәфкать өчен» медале тапшырдылар. Мондый бүләк Алабугада тагын бары тик Наталья Рябушевада гына бар.

Рейс: «Алабуга — махсус хәрби операция»

Бу атнада яңа гуманитар йөк белән МХОга машина йөртүчеләр Рәфис Бариев һәм Ренат Винокуров китте. Аларның анда рейслар саны инде йөзгә якынлаша.

— 2022 елның көзеннән йөри башлаган идем, һаман да йөрим. МХО беткәнче, Россия җиңгәнче, безнең егетләр җиңү белән өйләренә кайтканчы, мин үзебезнекеләргә булышып йөриячәкмен, — ди һәркемнең яраткан «Бабае» Рәфис Бариев.

— Анда минем дусларым. Берничек тә читтә кала алмыйм. Мөмкинлек булганда, ярдәм итәчәкмен, − ди тыйнак кына машина йөртүче Ренат.
«Көмеш» волонтерлар

Дүртенче ел «Мы вместе» остаханәсендә эш кайный. 60 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, нашлемниклар тегәләр һәм МХО зонасында сугышчылар өчен посылкалар җыялар.

«Беренче елда гына да без 17 мең блиндаж шәме ясадык, ә күптән түгел меңенче челтәрне үрдек, — ди Валентина Корнилова. — Егетләр бу челтәрләр аларның гомерләрен саклап кала, диләр».

Өлкән яшьтәге волонтерларның берсе — 84 яшьлек Вячеслав Дружинин. Аның белән бергә Валентина Корнилова, Флүсә Новикова, Нурислам Мингалиев һәм тагын 30лап кеше эшли. Аларның «хезмәт сменасы» туктап тормый.

Өлкәннәргә ярдәм

Флүсә Новикова «Кленовый» территориаль иҗтимагый үзидарәсе белән 2020 елдан бирле җитәкчелек итә. Ул ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне шәхси контрольгә алып, алар янына даими рәвештә килеп, азык-төлек һәм дарулар белән ярдәм итә.

«Күзләренең ничек януын күрсәгез, бу минем өчен иң яхшы бүләк», — ди Флүсә Закировна.

Аның эшчәнлеге күпкырлы: ишегалдын төзекләндерүдән алып МХОда катнашучылар өчен гуманитар җыемнар оештыруга һәм «көмеш» волонтерлар остаханәсендә ярдәм итүгә кадәр. 

Ак халатлы волонтерлар

Булачак медицина хезмәткәрләре өчен кешеләргә ярдәм итү — һөнәр генә түгел, ә йөрәк чакыруы. Шуңа күрә Алабуга медицина көллияте студентлары инде 20 елдан артык волонтерлык хәрәкәтендә актив эшлиләр.

«Безнең студентлар өлкәннәргә булышалар: кан басымын үлчиләр, уколлар ясыйлар, социаль ярдәм күрсәтәләр. Пандемия вакытында алар даруларны өйгә илттеләр», — дип сөйли отряд координаторы Әнисә Минһаҗева.

Алар бөтенроссия акцияләрендә катнаша, һәм аларның сафлары даими рәвештә тулылана — бүген хәрәкәткә 1 курс студентлары җәлеп ителгән. Алар гади «рәхмәт» өчен эшлиләр, моны үзләренең мөһим миссиясе дип саныйлар. 

Тәпиеңне бир, дустым

Варвара Колесникова — МХО катнашучыларына ярдәм итүче активист кына түгел, хайваннарны яклаучы да. Инде 10 елдан артык ул хуҗасыз песиләрне, этләрне һәм хәтта атларны да карый. Барысы да каты кыйналган этне коткарудан башланган: Варвара социаль челтәрләрдә төркем оештырып, 8 операциягә акча җыйган һәм аңа йорт тапкан.

«Хайваннарга ярдәм итү — һәркемнең ихтыяры. Ләкин барысын да синең өчен хәл итәрләр дип көтмәскә кирәк», — дип саный Варвара.

2019 елда ул участокны арендага алган, ә 2024 елда шәһәр аңа авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өчен җир бүлеп биргән. Хәзер биредә 13 коткарылган ат һәм эт яши, алар өчен волонтерлар җылы бүлмәләр төзегән. Бу урында Варвара чын ЭкоПарк булдырырга хыяллана.

«Иминлек һәм игелек урыны булдырырга телим, анда гаиләләр ял итә алачак, ә хайваннар кайгыртучанлык тоячак», — дип уртаклаша ул. Аның «Яхшылык эшлә» фонды инде амбициоз планнар белән коммерцияле булмаган оешмага әверелде.

Волонтерлар турындагы язмага постскриптум сыйфатында

«Яхшылык эшлә дә, суга сал» ди халык. Игелекле эш йөрәктән килә. Сөенечкә, Алабугада андый кешеләр күп. Димәк, дөнья белән яхшылык идарә итә дигән өмет һәрвакыт яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев