Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

«Йорт янындагы бакча» скверында «Раштуа прәннеге» тамашасы узды

«Татарстанда кыш» проекты кысаларындагы чараны 38 нче «Алтын ачкыч» балалар бакчасы хезмәткәрләре оештырган иде.

«Йорт янындагы бакча» скверында бүген «Раштуа прәннеге» («Рождественский пряник») дип аталган интерактив тамаша узды. Кышкы уеннарда Яңа ел әкият персонажлары — Кыш Бабай, Кар Кызы, Убырлы карчык белән бергә балалар һәм ата-аналар катнашты.

Барысы да бик теләп кызыклы конкурсларда катнашты, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, ә бүләкләрне — символик прәннекләрне — традиция буенча Кыш Бабай гына түгел, ә тамашаның төп герое — сөйкемле Раштуа прәннеге бүләк итте. «Татарстанда кыш» проекты кысаларындагы чараны 38 нче «Алтын ачкыч» балалар бакчасы хезмәткәрләре оештырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев