Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ипотека түләүләре өчен хөкүмәт күпбалалы гаиләләргә өстәмә акча бүлеп бирәчәк

Гаиләләр 450 мең сумга кадәр акча алуга дәгъва итә ала.

Россия Хөкүмәте күпбалалы гаиләләргә ипотека түләүләрен компенсацияләү өчен өстәмә рәвештә 17 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты утырышында Россия Федерациясе премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип яза «РИА Новости».

«Быел без инде бу максатларга 76 миллиард сум акча җибәрдек. Бүген өстәмә рәвештә 17 миллиардтан артык акча бүлеп бирдек, ул тагын 38 меңләп гаиләгә ярдәм булачак», — диде ул.

Ипотека түләүләрен компенсацияләү программасы 2019 елның 1 гыйнварыннан соң туган өченче бала яки аннан соңгы бала булган гаиләләргә кагыла.

Гаиләләр 450 мең сумга кадәр акча алуга дәгъва итә ала. Аны торак сатып алу яки төзү өчен кредитны ябу, шәхси төзелеш өчен җир кишәрлеге сатып алу өчен кулланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев