Иске Юраш авылында җирлек башлыгының хисап сессиясе узды
Бу атнада башкарылган эшләр турында Иске Юраш авыл җирлеге башлыгы Ренат Юнысов хисап тотты.
Традиция буенча, йомгаклау чарасы район җитәкчелегенең җирлектә яшәүчеләр белән очрашуыннан башланды — Рөстәм Нуриев авыл халкын кабул итте. Чарада шулай ук республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Җитәкчелеккә мөрәҗәгать иткән Миләүшә Галиева Иске Юраш авылында Муса Җәлил урамында яши. Бу үзәк урам авылда иң озыны, әмма аның тик бер өлеше — 500 метры гына асфальт белән капланган; калган 900 метрына исә вак таш һәм ком катнашмасы түшәлгән. Миләүшә ханым юлның бу өлешен асфальтлауны сорады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин аңлатканча, бу эшләргә якынча 11 миллион сум акча таләп ителә. Рөстәм Нуриев быел юлның тагын 500 метрын асфальтларга йөкләмә бирде.
— Асфальтланмаган юлдан йөрү авыр, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә. Район башлыгы карарыннан без канәгать, акрынлап юл эшләнеп бетәр, рәхмәт, − диде Әнисә Кәбирова.
Җирле мәктәпнең технология укытучысы Рафил Шәрипов мини-футбол һәм баскетбол уеннары өчен мәйданчык төзүдә ярдәм сорады.
— Авылыбыз искиткеч, бездә барысы да бар: газ, су, кибетләр. Әмма балалар, яшьләр өчен мондый мәйданчык җитми, — диде ул.
Рөстәм Нуриев бу эшне киләсе елда башкарырга кушты.
Башкарылган эшләр турында
Сессия җирлек башлыгының хисап доклады белән дәвам итте. Сүз уңаеннан, авыл җирлеге составына Иске Юраш һәм Атау (Сосновый Юраш) авыллары керә, ике торак пунктта 500 гә якын кеше яши.
Авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. «Игелек планетасы» һәм «Без бергә» гуманитар штаблары аша Иске Юраш халкы исеменнән сугышчыларга беренче чиратта кирәкле әйберләр һәм 72 мең сум акча тапшырылган.
Җирлектә төзекләндерү эшләре алып барыла, шул исәптән төрле программаларда катнашу юлы белән дә. Республика программасы буенча 10 энергия саклый торган урам яктырткычы куелган, 300 метр СИП чыбыгы сузылган. Мәктәп ашханәсендә ремонт үткәрелгән, бу балалар һәм укытучылар өчен дә куанычлы. Мәктәпнең котельные да төзекләндерелгән, казаннар һәм төтен торбасы урнаштырылган.
Газ кертеп бетерү программасы буенча авыл җирлегендә ике йортка бушлай газ линиясе салынган, һәм бүген аларда «зәңгәр ягулык» бар инде.
Иске Юраш авылы халкы үзара салым программасында да актив катнаша. 2023 елда халыктан 221 мең сум акча җыелган, республика акчаларын да исәпкә алып, сумма 84400 сум тәшкил иткән. Әлеге акчаларга Иске Юраш авылында Базар урамында балалар уен мәйданчыгына керү урынында тротуар салынган. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган обелиск алдындагы мәйданчыкка тротуар плиткасы түшәлгән. Атау авылында скважина территориясе тәртипкә китерелгән, 180 метр суүткәргеч линиясе ремонтланган.
Быел җыелачак үзара салым акчалары Иске Юраш авылындагы суүткәргечне төзекләндерүгә, юлны өлешчә асфальтлауга, парк өчен урын әзерләүгә юнәлдереләчәк.
Әлбәттә, югарыда санап үтелгәннәр узган елда башкарылган эшнең бер өлеше генә. Авыл җирлеге районда иң эреләрнең берсе, димәк, сораулар һәм проблемалар да күп. Акрынлап аларның барысы да хәл ителә.
Җирле депутатлар тарафыннан җирлек башлыгының эше бертавыштан канәгатьләнерлек дип танылды.
Агрофирмада — яңа хуҗа
Рөстәм Нуриев та башкарылган эшкә үз бәясен бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Юрашта бик тырыш, хезмәт сөючән халык яши, авыл җирлеге төзек һәм матур. Сүз уңаеннан, моны халык та раслый.
— Авыл үзгәрә. Биредә яшәүчеләр йортлар сала, чөнки хәзер моның өчен мөмкинлекләр бар. Агрофирма бик яхшы эшли. Кешеләр терлек асрый, аларның акчалары бар. Хәзер бездә шәһәрдәге кебек: юыну бүлмәсе, бәдрәф — барысы да өйдә. Рәхәтләнеп яшәргә була. Авылыбыз бик матур, бәйрәмнәр, Сабан туйлары югары дәрәҗәдә үткәрелә, — дип уртаклашты авыл клубы баянчысы Хәниф Мөхәммәтҗанов.
Авыл халкы алдында чыгышын район башлыгы «Яңа Юраш» агрофирмасы хуҗасының алмашынуы турындагы хәбәрдән башлады. Хуҗалыкны «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыяте сатып алган. Исегезгә төшерәбез, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче инвестор безнең районга 2021 елда килде.
Узган елның җәендә Гари авылында «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ төзегән ашлык киптерү комплексы ачылды, аңа 1,2 миллиард сум чамасы акча кертелде. Юрашта компания 1200 баш савым сыерына исәпләнгән сөт фермасы төзергә планлаштыра, дип сөйләде Рөстәм Нуриев. Ул билгеләп үткәнчә, кышкы чорда хуҗалыкта савым 20 тоннадан 16 тоннага кадәр кимегән. Район башлыгы элеккеге санны торгызырга, ә киләчәктә аны арттырырга кирәклеген әйтте.
— Әлегә хуҗалыкны элеккеге хуҗадан кабул итү процессы бара, без эшнең асылына төшенәбез, бу күпмедер вакытны алачак. Хәзер эчке аудит бара, ул тәмамлангач, бездә төгәл саннар һәм нәрсәне төзәтергә, үзгәртергә кирәклеген аңлау булачак, шул чагында, минемчә, планнар турында да сөйләшергә мөмкин булыр, − дип сөйләде журналистларга «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ директоры Александр Мананкин.
Авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Нуриев беренче чиратта җитештерүне, фермаларны үстерүгә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады, бу эш урыннары булдырырга (шул исәптән яшьләр өчен дә) мөмкинлек бирәчәк, шулай ук авылның иминлеген тәэмин итәчәк.
Аннары район башлыгы ел дәвамында Алабуга районының ничек үзгәрүе, үсүе турында сөйләде. Ул барлык өлкәләргә — мәдәният, спорт, мәгариф, авыл хуҗалыгына кагылды.
Республикада гамәлдә булган программалар һәм РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла торган илкүләм проектлар турында Рөстәм Заһидуллин сөйләде. Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә медицинага һәм төзекләндерү өлкәсенә зур игътибар бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев