Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иске Куклюк авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында

Иске Куклюк авыл җирлеге өчен бу ел шактый уңышлы булган, бигрәк тә туризм өлкәсендә.

Иске Куклюк авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бахметов ун ай эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясады. Бу җирлеккә Иске Куклюк авылыннан тыш тагын биш торак пункт керә: Түбән Куклюк, Атиаз, Черкасово, Мишка-Овраг һәм Салкын Чишмә. Аларда 374 кеше яши, шуларның өчтән бере — пенсионерлар.

Иске Куклюк авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы эшчәнлеген үсемлекчелек һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүче «Агрофирма «Вятские зори» алып бара. Ул 1600 гектардан артык чәчүлек мәйданын эшкәртә, аннан быел бөртеклеләр (бер гектардан 20 центнердан артык), яшелчәләр (455 центнердан артык) һәм бәрәңге (300 центнердан артык) җыелган.

— 2024 елда авыл җирлеге территориясен төзекләндерүгә 838 мең сумга якын акча тотылды, шуның 200 меңгә якыны гражданнарның үзара салымы нәтиҗәсендә җыелган. Бу акчаларга тыл хезмәтчәннәре скверы һәм балалар мәйданчыгы тәртипкә китерелде, су башнясы ремонтланды, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар төзелде, — дип сөйләде Аркадий Бахметов.

Моннан тыш, быел республика программасы кысаларында Иске Куклюк авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзелде, шулай ук җирле мәктәптә азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалды.

Җәй көне беренче тапкыр Иске Куклюк территориясендә «Пеледыш пайрем» — мари халык бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә Алабугадан, Чаллыдан, Круглое поледан, шулай ук Удмуртиядән һәм Киров өлкәсеннән 500гә якын кеше катнашты.

— Мондый масштаблы чара Алабуга муниципаль башлыгы бүлеп биргән өч йөз мең сумлык грант ярдәмендә мөмкин булды, — дип ассызыклады Иске Куклюк авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бахметов. — Бәйрәмне оештырудан тыш, бу акчалар авылга туристларны җәлеп итү өчен дә кулланылды. Быел Иске Куклюкка өч йөзгә якын кунак килде, аларны без гореф-гадәтләребез һәм милли үзенчәлегебез белән таныштырдык.

Киләсе елга бурычларга килгәндә, алар аз түгел. Аерым алганда, муниципаль берәмлек хакимияте территорияне төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнергә, юлларның бер өлешен тәртипкә китерергә, башкарма комитет бинасының фасадын төзекләндерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев