Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Иске Куклюк авылында «Авыл туризмы» зона чарасы узды

Әле күптән түгел генә авылда ял итү дигәндә, күз алдына әби-бабайга кунакка кайту яки өлкән буын өчен махсус экскурсия турлары гына килә иде. Әмма бүген бу күзаллау кардиналь үзгәрешләр кичерә. Соңга арада авыл туризмы тармагында чын үзгәреш җилләре исә башлады, һәм бу үзгәрешләрнең төп сәбәпчеләре – 20 яшьтән 35 яшькә кадәрге шәһәр яшьләре.

Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников сүзләренә караганда, чын миче булган чын авыл йортында яшәп, сәкегә җәелгән ястыкларда йоклап, үзең яккан мунчада юынып, үзең сауган сөтне эчеп, җиләккә-гөмбәгә йөреп, берничә көн авыл тормышында яшәргә теләүчеләр көннән-көн арта. Авыл туризмының перспективалары зур.

«Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасының «Авыл яшьләре» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында бөтен Татарстан буенча авыл яшьләре өчен форумнар, семинарлар һәм фестивальләр оештыра.

— Без урыннарда авыл туризмын үстерү мәсьәләләрен күтәрәбез, — дип сөйләде «Аграр яшьләр берләшмәсе» рәисе Миләүшә Заһидуллина, — глэмпингларны, агротуризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышабыз һәм яшьләргә туристлык индустриясенә ярдәм итүнең нинди формалары булуы турында сөйлибез. Болар барысы да 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге, үзләренең туристлык продуктларын үстерү белән кызыксынучы авыл кешеләре өчен эшләнә.

— Оештыру эшләре, һәрвакыттагыча, иң югары дәрәҗәдә, — дип фикерләре белән уртаклашты семинарда катнашучы Максим Романов. — Мондый чаралар аграр берләшмәләр активистларына белем алырга ярдәм итә, Соңыннан бу яшьләр шул белемне үз муниципалитетларына алып кайта. Мондый чаралар бик мөһим.

Семинарда агротуризм өлкәсендә инде үз бизнесларын башлап җибәргән һәм идарә итүдә хаталар ясамаска өйрәнүче яшьләр катнашты. Бу юлны үтүнең тәҗрибәсе булу сәбәпле, яшьләр алга таба үсә ала. «Авыл туризмы» чарасы тәҗрибә уртаклашу форматында узды. Монда бизнес юнәлеше уңышлы булсын өчен билгеле бер кагыйдәләргә иярү турында сөйләштеләр.

Семинарда шулай ук Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге вәкиле Тәнзилә Агишина катнашты. Аның фикеренчә, россиялеләрнең үз эчке туризмына, үз шәһәрләренә һәм авылларына кызыксынуы арта, һәм әлбәттә, авыл туризмы да популярлаша.

— Алабуга районында Мальцево авылын билгеләп үтәсе килә, — дип сөйләде Тәнзилә Илсуровна, — анда ике искиткеч хуҗалык бар. Без анда туристларны алып барабыз, чәй эчертәбез, авыл тормышына кагылырга мөмкинлек бирәбез. Бездә шундый инициативалы кешеләр булуы бик сөендерә. Куклюкка күптән туристлар алып килергә телибез! Биредә бик матур мари мәдәнияте, ул бар булган чынлыгы белән сакланып калган, авылның потенциалы яхшы һәм зур киләчәге бар.

Семинар йомгаклары буенча авыл яшьләре туган җирләрендә туристлык бизнесын ничек үстерергә, идеяләрне табышлы проектларга әверелдерергә һәм хәтта зур булмаган авыл җирлекләрендә дә кызыклы инфраструктура булдырырга өйрәнделәр. Спикерлар үзләренең уңыш тарихлары белән уртаклашты һәм гамәли киңәшләр бирде. Очрашу туризм аша туган якларын үстерергә хыялланучылар өчен илһамландыручы нокта булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев