Иске полислар гамәлдә кала
"Ак Барс-Мед" иминлек компаниясе" ҖҖЧ филиалы директоры Алена Әхмәтова хәбәр итүенчә, 2014 елның гыйнварына кадәр иске үрнәктәге медицина полислары үз көчендә калачак. Яңа үрнәктәгеләре исә яңа туган гражданнарга һәм полисын югалткан яки моңарчы аны бөтенләй алмаган кешеләргә генә биреләчәк.
"Ак Барс-Мед" компаниясе республика территориясендә 2004 елдан бирле эшли, аның устав капиталы 150 миллион сум тәшкил итә. Республикада 14 филиалы бар, алар 3 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтә.
Компаниянең төп максаты: сыйфатлы медицина ярдәме алу өчен гражданнарны полислар белән тәэмин итү. Элек федераль закон нигезендә эштән китүчеләрнең иминлек полисларын эш бирүче алып калса, хәзер ул гражданның үзендә калдырыла. Иске үрнәктәге полислар 2014 елның гыйнварына кадәр гамәлдә калачак, бу турыда без укучыларыбызга җиткергән идек инде. Югалткан яки исем, фамилия алышынган очракта, шулай ук яңа туган гражданнарга гына яңа үрнәктәге полислар бирелә. Яңалык шунда, полиста исем, фамилиядән башка мәгълүмат булмаячак. Шулай ук полисларның бушлай бирелүен дә онытмаска кирәк.
Дәүләт медицина ярдәме күрсәтү программасы нигезендә Алабуга бүлеге тарафыннан 174 миллион 536 мең 621 сумлык хезмәт күрсәтелгән. Әйтергә кирәк, компания хезмәт күрсәтү һәм аның сыйфатын даими контрольдә тота. 2011 елның 9 аенда халыктан 134 мөрәҗәгать алынган, шуның дүртесе язма рәвештә бирелгән. Гражданнарның дәгъвалары судка юлланып, дүрт кешегә дәваланганда нигезсез тоткан акчалары кире кайтарылган. Газета укучыларыбыз шуны да белеп торсын, компания гражданнарга консультацияләр дә үткәрә. "Монда һәм менә хәзер" дигән программа нигезендә дәвалау учреждениеләрендә тиз арада элемтәгә кереп хәбәр җиткерә торган система эшли башлады.
Компания үз эшчәнлеген гражданнарның үтенеч-сорауларына вакытында җавап бирү, аларга ярдәм итү нигезендә алып бара. Компания сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлеге турында алабугалылар арасында сорашу, анкеталаштыру үткәргән. Аларда уңай яклар белән бергә, сәламәтлек саклау өлкәсендә яшәп килгән кимчелекләр ачыкланган. Аларның күпчелеге дәвалау учреждениеләрендә чиратлар күплеге, кайбер очракларда хезмәткәрләрнең тупас мөнәсәбәте, күрсәтелә торган хезмәтләрнең түбән дәрәҗәдә булуына бәйле. Сораштыруда катнашканнарның 15 проценты амбулатор дәвалауның канәгатьләнерлек булмавыннан зарланган.
К.Габиди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев