Иҗтимагый совет рәисе Айрат Кавиев РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде
Участокка кергәндә ул барлык санитар-эпидемиология таләпләрен үтәде: махсус келәмдә аяк киемен зарарсызландырды, аңа битлек һәм перчаткалар бирделәр, кулларын антисептик чара белән эшкәртттеләр һәм температурасын үлчәделәр.
− Балигълык яшенә җиткәннән бирле, мин бер генә сайлауны да калдырмадым. Бу — безнең гражданлык бурычыбыз һәм гражданин хокукы. Без шул рәвешле дәүләт хакимияте сайлаулары аша дәүләт белән идарә итүдә катнашабыз. Бүген без күп кенә мәсьәләләрне хәл итүче закон чыгару органы − Дәүләт Думасын сайлыйбыз, шуңа күрә барлык гражданнарның сайлауда катнашуы бик мөһим, − диде Айрат Фәрхәт улы.
Иҗтимагый совет әгъзалары безнең районда сайлауларның үтә күренмәлелеген күзәтә, дип билгеләп үтте Айрат Кавиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев