Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Югары суд: Пенсионерларга социаль түләүләрне «Дәүләт хезмәтләре» аша алу мәҗбүри түгел

Суд ассызыклаганча, бер генә закон да гражданнарның «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки аның төбәк аналогларында мәҗбүри теркәлүен таләп итми.

Пенсионерлар пенсиягә социаль өстәмә түләүләр алу турында гаризаны язма рәвештә бирә ала, моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлү мәҗбүри түгел. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә һәм Россия Югары судының гражданнар эшләре буенча суд коллегиясе билгеләмәсен китерә.

Карар Мәскәүдә яшәүче пенсионер хатын-кызның эше нигезендә чыгарылган. Хатын-кыз шәһәр стандартына кадәр төбәк социаль өстәмә түләвен алу өчен барлык шартларга туры килгән, ләкин гаризаны язма рәвештә биргән. Пенсионер шәхси мәгълүматларының иминлеге өчен курку һәм интернетта дөрес эш итә белмәү сәбәпле Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон формадан файдаланудан баш тарткан.

Шуңа да карамастан, Мәскәүнең социаль яклау органнары аңа өстәмә түләү билгеләүдән баш тарткан. Мондый карарын алар гаризалар бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә, дип аңлаткан. Беренче инстанция суды, апелляция һәм кассация әлеге позицияне яклаган. Әмма Югары суд социаль яклау органнарының гамәлләренең дөреслегендә шикләнгән, бигрәк тә цифрлы сервисларны куллануга җитәрлек дәрәҗәдә әзер булмаган пенсионерларның читен хәлдә булуын исәпкә алып.

Суд ассызыклаганча, бер генә закон да гражданнарның «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки аның төбәк аналогларында мәҗбүри теркәлүен таләп итми. Мондый очракларда хакимият органнары кешенең тормыш шартларын исәпкә алырга тиеш һәм гариза бирү формасы аркасында гына социаль ярдәм күрсәтүдән баш тарта алмый.

Югары суд эшне яңадан карауга җибәрде һәм социаль яклау органнары язма рәвештә бирелгән гаризаны кабул итәргә һәм пенсионерга тиешле ярдәм чараларын алу алу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш, дип күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев