Юлда балалар иминлеге: «Игътибар — балалар!» акциясенә старт бирелде
Профилактик чара 25 августтан 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда «Игътибар — балалар!» дип исемләнгән бөтенроссия акциясе старт алды. Ул уку елы башлануга багышланган. Профилактик чара 25 августтан 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Акция кысаларында республика автоинспекторлары мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы автомобиль юлларының һәм җәяүлеләр кичүләренең торышын һәм мәктәп транспортын җентекләп тикшерәчәкләр.
1 сентябрьдән башлап ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен мәгариф учреждениеләре янында кизү торачак.
Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны көн саен балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерергә, шәхси үрнәк күрсәтергә һәм бала белән бергә өйдән мәктәпкә кадәр иң куркынычсыз маршрут төзергә чакыра. Шулай ук киемдәге яктылыкны кире кайтара торган элементлар ярдәмендә баланың урамда күренеп торуын тәэмин итү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев