Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юрист җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы булган кешеләрне атады

Юрист әйтүенчә, бу мөмкинлек закон белән ныгытылган һәм мәҗбүри булып санала.

Россиядәге кайбер категория гражданнар җәмәгать транспортында бушлай йөри ала. Бу хакта NEWS. ru басмасы белән әңгәмәдә АИД профессиональ юридик төркеме генераль директоры Давид Адамс сөйләгән, дип яза «Татар-информ».

Бу льгота Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм концлагерь тоткыннарына, сугыш инвалидларына, техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләргә һәм хокук сакчыларына, Советлар Союзы һәм Россия Геройларына бирелә.

Юрист әйтүенчә, бу мөмкинлек закон белән ныгытылган һәм мәҗбүри булып санала. Моннан тыш, төбәкләр дә ташламага ия кешеләрнең өстәмә исемлеген булдыра ала. Мәсәлән, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә 7 яшькә кадәрге балалар, күпбалалы гаиләләр, әти-әниләр һәм опекуннар теләсә кайсы транспортта бушлай йөри ала.

Шулай ук инвалид балаларга һәм аларны йөртүчеләргә, хезмәт ветераннарына, «Мактаулы донор» билгесенә ия булучыларга, пенсия яше алдындагы кешеләргә бушлай юл йөрү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев