Юрист кайсы хезмәткәрләрнең ялларын үзләре теләгәнчә бүләргә хаклы булуын аңлатты
Бу хакта Алла Георгиева сөйләде.
Хезмәткәр авырган очракта ялын үзе теләгәнчә бүләргә хокуклы. Бу хакта «Татар-информ»га юрист Алла Георгиева сөйләде.
«Шулай ук эш бирүче балигъ булмаган хезмәткәргә, йөкле хатын-кызга, күпбалалы әнигә, ялгызы яки инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә бу мәсьәләдә каршы килмәскә тиеш», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Ташламалы категориягә керми торган гражданнар ялларын бары тик эш бирүче рөхсәте белән генә бүлә ала. Өстәвенә, хезмәткәрнең бу үтенеченә каршы килгән очракта, эш бирүче хаклы булачак, чөнки отпусклар графигы алдан төзелгән һәм анда хезмәткәрнең теләкләре исәпкә алынган була, диде юрист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев