Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юрист милек салымнарын түләмәгән өчен пени исәпләү турында сөйләде

Пенины 3 декабрьдән исәпли башлаячаклар.

Фатир, дача һәм автомобиль салымнарын вакытында түләмәгән гражданнарга пенины 3 декабрьдән исәпли башлаячаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы салым юристы, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендәге хокук тәртибе үзәге җитәкчесе Александр Хаминскийга сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Юрист билгеләп үткәнчә, милек салымын түләүнең чик срогы хисап елы тәмамланганга кадәр шактый соң башлана. Шул сәбәпле, гражданнар 11 ай эчендә очраклы рәвештә яки юри үзләренең салым йөкләмәләре турында онытырга мөмкин.

«Пени 3 декабрьдән, ә быел айның беренче сишәмбесеннән исәпләнә башлый. Салым хезмәтен цифрлаштыру дәрәҗәсен исәпкә алып, Федераль салым хезмәте вәкилләренә салымын вакытында түләмәүчеләрне ачыклау кыенлык тудырмаячак», — дип кисәтте Хаминский һәм якшәмбе, 1 декабрьдә түләү срогы керүен, шул сәбәпле пенины сишәмбе, 3 декабрьдән исәпли башлаячакларын искәртте.

Юрист аңлатканча, иң элек гражданинга салым түләү турында таләп җибәрәләр. Әгәр таләптә күрсәтелгән срокта салым түләүче акча күчермәсә, бу очракта судка гариза тапшырылачак. Хаминский судның күпчелек очракта салым хезмәткәрләре файдасына карар чыгаруына игътибар юнәлтте. Судтан соң гражданин белән приставлар аралаша башлаячак, алар закон кысаларында салым түләмәүчегә чит илгә чыгуны, милекне тартып алуны тыярга һәм банк счетларына арест салырга мөмкин.

«Югарыда санап үтелгән күңелсезлекләрдән тыш, салым түләмәүчегә дәүләткә Үзәк банкның төп ставкасына тапкырланган бурыч суммасының 1/300 күләмендә пени һәм түләтелә торган сумманың 7 проценты күләмендә башкарма җыен түләргә мәҗбүр итәчәкләр», — дип өстәде юрист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев