Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

IV «Авылым гүзәллеге» марафоны башлана

Ул 17 июльдән алып 23 июльгә кадәр 1 атна дәвамында үткәрелә.

«Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы «Авылым гүзәллеге» дип аталган марафон игълан итте. Ул 17 июльдән алып 23 июльгә кадәр 1 атна дәвамында үткәрелә. Бу хакта belem. ru сайты хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Проектның максатлары — үз туган авылыңның табигатен, шәхесләрен, күренекле урыннарын, тарихын һәм традицияләрен, укытучылары һәм остазларын, меценатларын һәм авылның киләчәге өчен чын күңелдән кайгыртучыларын таныту, авылдашларны барлау һәм бергә туплау, туган як һәм авыл белән горурлык хисен арттыру.

Проектта татар авылында туып үскән һәм бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, дөньяның төрле почмагында яшәгән интернет-кулланучылар үз аккаунтларыннан катнаша ала. Катнашучылар өчен яшь чикләве 13+ дип билгеләнгән.

Тулырак мәгълүмат «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев