Июль аена кадәр Алабуга районында юл участогы ябылды
Мондый карар М-7 «Идел» трассасы — «Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа» автомобиль юлының 5,2 километрыннан 11,4 километрына кадәр араны төзекләндерү белән бәйле рәвештә кабул ителгән.
Татарстанда 1 июльгә кадәр автоюлның «Алабуга — Лекарево — Олы Армалы» өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябылачак.
Әлеге мәгълүмат ТР Транспорт министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынды.
Мондый карар М-7 «Идел» трассасы — «Москва — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа» автомобиль юлының 5,2 километрыннан 11,4 километрына кадәр араны төзекләндерү белән бәйле рәвештә кабул ителгән.
Юлны Яр Чаллы шоссесы һәм Алабугадагы Әйләнеч шоссе, шулай ук «Алабуга — Лекарево — Олы Армалы» һәм Алабугага керү юлы буйлап әйләнеп узарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев