Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кама Аланында яшәүче хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында сигезенче баласын тапкан

Бу хакта Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсендә хәбәр иттеләр.

Кама Аланында яшәүче хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында сигезенче баласын дөньяга китергән. Бу хакта Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсендә хәбәр иттеләр.

Ачыкланганча, 42 яшьлек ана подъезд төбендәге эскәмиядә фельдшерларны көтеп утырган.

«Без аны машинага алдык, карадык, носилкага яткырдык һәм Түбән Камадагы бала табу йортына юл тоттык. Әмма тимер юл аркылы чыгу урынын үткәч, Түбән Афанас авылы каршында машинаны ашыгыч рәвештә туктатырга туры килде. Шул рәвешле, хатын баласын юлда ук тапты», — дип сөйләде фельдшер Елена Старостина.

Табиблар билгеләп үткәнчә, барысы да бик тиз булган, сабыйның дөньяга килүе һәм кендеген кисү 8 минут вакытны алган. Нәтиҗәдә, 2 килограмм авырлыктагы сау-сәламәт малай дөньяга аваз салган. Табиблар Апгар шкаласы буенча аңа 9 балл куйган.

«Ананың кәефе яхшы иде, безгә рәхмәтләрен җиткерде. Сабыйны күргәч, сокланып: «Менә, Миша туды!» — диде. Шунда ук иренә шалтыратып, улының әтисенә охшавы турында хәбәр итте. Барыбыз да адреналин алдык, моны сүзләр белән генә аңлатып булмый», — дип искә ала табиб.

Фото: Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев