Кама елгасы аша боз кичүе ачылды
6 гыйнварда, тикшерүдән соң, «Алабуга районы Покров авылы — Түбән Кама районы Кызыл Чишмә поселогы» маршруты буенча Кама елгасы аша боз кичүе файдалануга тапшырылды.
Бу хакта хәбәр «Кама буенча Покровское (Сәнтәк) — Түбән Кама боз кичүе» социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган.
Кичүдә транспортның рөхсәт ителгән күләме — 3,5 тоннага кадәр. Кичүнең озынлыгы — 640 метр, хәрәкәт берьяклы, бер полосаның киңлеге — 20 метр.
Боз кичүе ачылганнан соң, Покровский авылыннан Кызыл Чишмәгә кадәр ара 90 километрга кими.
Фото: «Кама буенча Покровское(Сәнтәк) — Түбән Кама боз кичүе» төркеменнән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев