Кайбер пенсионерларга бүгеннән 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк
Матди ярдәм күләме өлкән яшьтәге кешенең яшенә бәйле.
Россиядә пенсионерларның бер өлеше 15 000нән 20 000 сумга кадәр бер тапкыр акча алачак. Матди ярдәм күләме өлкән яшьтәге кешенең яшенә бәйле.
Кайбер пенсионерлар инде 27 майдан ук бу акчаны алырга мөмкин, дип яза PRIMPRESS. Биредә сүз өлкән яшьтәге пенсионерларга төбәк дәрәҗәсендә матди ярдәм күрсәтү турында бара. Әйтик, Санкт-Петербургта 90 яшен тутырган кешеләргә — 15 000 сум, 95 яшен тутырганнарга — 20 000 сум бирелә. Ә инде 100 яшькә җиткән аксакалларга һәр ел саен 25 000әр мең бирелә.
Өлкәннәргә матди ярдәм кеременә яки мөлкәтенә бәйсез рәвештә күрсәтелә. Әмма аны алу өчен гариза тапшырырга кирәк. Моны пенсионерлар үзләре, шулай ук законлы вәкилләре дә хәл итә ала. Гариза тапшырырга өлгерүчеләргә акча инде 27 майдан киләчәк.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев