Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Казан авиазаводында 20 Ту-214 самолеты төзеләчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясендә С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында ел саен 20 Ту-214 самолетын чыгару планын шәрехләде.

«Моның өчен (җитештерүнең мондый темпларына ирешү — искәрмә. Т-и) агрегат, җыю, логистика үзәкләре, механик эшкәртү заводы төзергә кирәк иде. Алар барысы да инде йомгаклау стадиясендә. Хәзер станоклар китерәбез, кешеләр әзерлибез. Барыбер без бу 20 самолетны [елына] төзиячәкбез», — дип ассызыклады Миңнеханов.

Авиатөзелеш — бик инерцион тармак, дип билгеләде ул. Советлар Союзы вакытында ил самолетлар белән үзен генә түгел, ә калган дөньяның сизелерлек өлешен дә тәэмин иткән. Хәзер бу өстенлекне югалттык, диде ТР Рәисе.

Россиядә пассажир самолетлары өчен ПД-8 двигателе булдырганнар инде, илебез авионикасы барлыкка килә, әмма бер көнне барысын да эшләп булмый, дип таныды Миңнеханов.

«Мин үзем безнең акрын хәрәкәт итүебезгә бик канәгать түгел. Әмма без көчебездән килгәннең барысын да эшлибез», — дип ышандырды Татарстан Рәисе, Казада Ту-214 серияле чыгарылышы турында сөйләгәндә.

Рөстәм Миңнеханов санкцияләр аркасында элемтәләре җиңел бозылырга мөмкин булган чит илләргә бәйле булмас өчен, илебезнең самолет төзелешен һәм вертолет төзелешен үстерергә кирәк дип ышана. Бу бурычны Россия Президенты Владимир Путин да куя, дип өстәде Татарстан лидеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев