Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан һәм Алабуга Россиядә шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру буенча лидерлар рәтенә керде

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Президент Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырыла.

Казан һәм Алабуга шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру буенча алдынгылар рәтенә керде. «IQ городов» индексының исәп-хисап нәтиҗәләрен Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин телеграм-каналында куйды, дип яза «Татар-информ».

Аналитиклар Россиянең 200дән артык шәһәрендәге күрсәткечләрне берничә категориядә өйрәнде. Алар — «Бик зур шәһәрләр», «Зур шәһәрләр», «Административ үзәкләр». Казан Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа һәм Красноярск белән беренче категориядә топ тәшкил итте, ә Алабуга Ялта, Таулы Алтай, Ивантеевка һәм Лысьва белән бергә өченче категориягә эләкте.

Эш «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына һәм «Цифрлы икътисад» илкүләм программасына керә торган «Акыллы шәһәр» проекты кысаларында алып барыла.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Президент Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев