Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә Җиһанов исемендәге Кыллы квартет концертлары циклы үтәчәк

Концертлар 10 марттан 24 майга кадәр узачак.

Кыллы квартет 2022 елда Президент фондының мәдәни инициативалар грантына ия булган. Алда билгеләп үтелгән шәһәрләргә гастрольгә чыгу да нәкъ грант ярдәмендә тормышка ашырыла.

Матбугат конференциясендә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры оркестры артисты, «Яңарыш. Яңа гасыр» проекты җитәкчесе Сергей Пономарев хәбәр иткәнчә, Казанда концертлар А. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә һәм Халыклар дуслыгы йортында, ә Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният йортында үтәчәк. 

Концертлардан тыш, кыллы квартет өчен махсус язылган заманча композиторлар әсәрләре конкурсы уза. Шулай ук Казандагы И. Әүхәдиев һәм Әлмәттәге Ф. Яруллин исемендәге музыка көллиятләрендә 4 мастер-класс үткәрү каралган. 

Һәр шәһәрдә квартет «Яңарыш. Яңа гасыр» циклының дүрт концерт программасын тәкъдим итәчәк: «Ялгыз тормыш тарихы» (Чайковский һәм Бородин), «Милли уйлану» (Еникеев, Әхмәтов, Ахиярова, Низамов), «Reflections» (Стравинский, Пендерецкий, Барток, Шульгоф) һәм «Француз импрессионизмы» (Дебюсси һәм Равель).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев