Казан метросында йөрүгә яңа бәяне әйттеләр
Яңа тарифлар 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Яңа тарифлар 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында бастырылган рәсми документта хәбәр ителә.
Билет күпме торачак:
- Бер тапкыр бирелә торган билет (акчага яки картага сатып алына) — бер сәфәргә 46 сум.
- Транспорт картасы (100 сәфәргә пакет сатып алганда) — бер сәфәргә 36 сум.
Ничек түләргә мөмкин:
Төрле ысуллар белән түләргә мөмкин: акчалата, банк картасы, транспорт картасы яки QR-код аша.
Багаж өчен:
Әгәр дә сез рөхсәт ителгән нормалардан зуррак булган кул йөген алып барасыз икән, аның өчен аерым түләргә кирәк булачак. Бу тариф шулай ук 46 сум тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев