Казан журналистлары Алабуга язучылары белән очрашты
Яшь журналист өчен, бу иҗади очрашу чын ачылыш булды. Чын журналистиканың үз эшең белән яну икәнен аңлау – сайланган һөнәргә яңача карарга мәҗбүр иткән кыйммәтле тәҗрибә.
Сишәмбе көнне, ягъни 25нче ноябрь, татар газетасы хәбәрчесе буларак, минем өчен мөһим һәм файдалы вакыйга булды. А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә үз эшләренең осталары гына түгел, маэстролары кунак булды. «Шәһри Казан» журналистлары — Рәсимә Галиева (журналист, доцент, филология фәннәре кандидаты) Гөлнур Шәрәфиева («Шәһри Казан» журналисты) Фәридә Ибраһим (журналист, «Сихерләнгән сукмак» китабы авторы) мәтбугатны, нәфис сүзне яратучылар белән очраштылар.
Иҗади кичә «Иҗат киңлегенә чикләр юк» дип аталды. Исеме җисеменә туры килеп тора кичәнең. Килгән кунаклар — искиткеч күпкырлы шәхесләр: алар шигырь дә, проза да яза, журналистика белән яшиләр, һәр геройның язмышын күңелләре аша уздырып, газета битләренә төшерәләр. Кешеләр белән аралашу, аларның күңел кылларына кагылу — зур осталык таләп итүче хезмәт. Килгән кунакларыбыз нәкъ шундыйлардан...
Очрашуга Алабуганың «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары һәм басма сүзне яратып укучы алабугалылар да җыелган иде. Очрашу бик җанлы узды: һәр теләгән кеше соравын бирә, авторларның әсәрләренә кагылышлы фикерләрен дә әйтә алды.
Кичәне ягымлы тавышлы татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова алып барды. Ул алып барган чараларны яратам мин — чын татарча, эчтәлекле. Үзе дә ул һәрвакыт зәвык белән, татар кызларына хас булган матур тыйнаклык белән киенә, баш очына төрледән-төрле калфаклар тагып, тамашачы күзен сөендерә.
Сүзне Казан кунакларына бирделәр. Беренче булып Рәсимә апа Галиева чыгыш ясады. Ул теоретик та, практик та журналист. Бар булган белеме, зирәклеге белән студентлары белән уртаклаша ул. Чын укытучы әллә каян күренеп тора, һәр сөйләгән сүзендә — кызклы мәгълүмат. Ул «Шәһри Казан» газетасы эшчәнлеге белән таныштырды, китап язу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның тавышындагы ышанычлы тон аның үз эшен бик яхшы белүен күрсәтә. Белеп кенә түгел, яратып башкара ул бу эшен. Аның «Әни буласым килә» китабы тамашачыларда аеруча кызыксыну уятты, кызык-кызык фикерләр яңгырады.
Алга таба сүз журналист Гөлнур Шәрәфиевага бирелде. Ул үз һөнәренең нечкәлекләре һәм командировкалардагы кызыклы вакыйгалар турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Ул «сәхнә» түренә чыккач, мин «чын профессиональ журналист нинди булырга тиеш икән ул?» дигән сорауга җавап таптым. Менә ул — безнең каршыда чыгыш ясый. Җор телле, эшләгән эше өчен җаны-тәне белән янып тора, күзләре очкын чәчә... Кечкенә бала кебек аңа карап, минем дә шундый буласым килә, дип уйлап тордым. Ул үзенең эшчәнлеге турында, «Догалы йорт» календаренең барлыкка килү тарихы, төзелү тәртибе, асылы турында тәфсилләп сөйләде.
Өченче булып кунаклар алдында, бүген инде лаеклы ялда булса да, иҗат итүен, кешеләрне матур сүз белән сөендерүен дәвам итүче Фәридә Ибраһим чыгыш ясады. Бүгенге көндә ул китаплар яза. Аның әсәрләрендә чын кеше язмышлары — бәхетле дә, кайгылы да. Өстәвенә, аның искиткеч матур һәм актуаль шигырьләр дә иҗат итә икәнен белдек. Сокланып туймаслык бу кешеләргә! Күзләр генә тимәсен, алга таба да укучыларны иҗат җимешләре белән сөендерергә насыйп булсын.
Кичәнең икенче өлешендә «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенең җитәкчесе Тәҗрия Җәләева килгән кунакларны берләшмәнең эшчәнлеге белән таныштырды, ә чулманлылар үзләренең шигырьләрен укыдылар. «Тоз ашка тәм бирә, әңгәмә табынга ямь бирә» дигән мәкалә бу кичәгә шулай ук туры килеп торды. "Чулман«лылар кунакларны тәмле чәй өстәле артында кабул иттеләр. Татар халкына хас булган матур гадәт инде ул, кунакны сыйламыйча җибәрү — яхшы түгел. Иҗади планнар, проектлар турында сүз табын артында дәвам итте.
Башлап җибәрүче хәбәрче, журналист буларак, бу кичәне оештырган Үзәк китапханәгә, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә. Әлеге кичә минем өчен профессиональ яктан бик зур тәҗрибә. Шундый шәхесләр белән очрашу — ул үзе бер зур дәрес. Алга таба да дуслык күперләре ныгысын, араларны якынайтсын дигән теләктә каласы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев