Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда 6 июльдә «Ефәк юлы» халыкара раллие старт ала

Раллиның финишы 15 июльгә билгеләнгән.

Иртәгә, 6 июльдә, Казанның Меңьеллык мәйданында «Ефәк юлы» халыкара раллие старт ала. Подиумга 98 экипаж күтәреләчәк. 

Раллига старт бирер алдыннан бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк, ул 16.30 сәгатьтә башлана. 

Тамашачылар шулай ук мото- һәм квадро- фристайлерның трюкларын, ралли шәһәрчеген дә күрәчәк. Моннан тыш, бәйрәм программасы вакытында «Рус механикасы» квадроциклы уйнатылачак.

Бәйрәм программасыннан соң 19.00 сәгатьтә раллига старт бирү тантанасы башлана.

Раллида катнашучыларны тугыз этап көтә. Дистанциянең озынлыгы биш мең километрдан артып китәчәк. Чарада катнашучылар тугыз көн эчендә Россиянең 13 төбәге (Татарстан, Башкортстан республикалары, Чиләбе, Оренбург, Самара, Саратов, Волгоград, Воронеж, Тамбов, Липецк, Тула һәм Мәскәү өлкәләре, шулай ук Мәскәү шәһәре) аша үтәчәк.

Раллиның финишы 15 июльгә билгеләнгән, соңгы нокта — Мәскәү Кремле диварлары янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев