Казанда Боратынский музеенда ремонт эшләре төгәлләнде
Евгений Боратынский — XIX гасырның беренче яртысындагы рус шагыйре, Пушкин даирәсендәге иң танылган һәм оригиналь язучыларның берсе.
Казанда Боратынский Утар-музеен — XIX гасыр архитектура һәйкәлен реставрацияләү төгәлләнде. Бу хакта ТР Төзелеш Министрлыгы Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йорт 1836 елда атаклы архитектор Ф. И. Петонди проекты буенча төзелгән һәм XIX йөзнең беренче яртысында шәһәрдә сакланган бердәнбер дворян утары булып тора.
Эшләр «Мәдәният өлкәсендә инфраструктураны үстерү» федераль проекты кысаларында башкарылды. Ремонт барышында фундамент һәм бура ныгытылган, гидроизоляция урнаштырылган, инженерлык коммуникацияләре алыштырылган һәм башка эшләр башкарылган.
Евгений Боратынский — XIX гасырның беренче яртысындагы рус шагыйре, Пушкин даирәсендәге иң танылган һәм оригиналь язучыларның берсе. Еш кына «фикер шагыйре» дип атала, чөнки аның лирикасында интеллектуаль башлангыч эмоциональ башлангыч өстенлек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев