Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Казанда янгыннан соң Лукин урамындагы зыян күргән йортның 18 фатирында яшәүчеләрне күчергәннәр

11 кеше вакытлыча урнаштыру пунктына җибәрелде.

Казанның Лукин урамындагы күпкатлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән янгыннан соң 18 фатирда вакытлыча яшәргә ярамый. Бу хакта Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең Telegram-каналында хәбәр иттеләр.

«11 кеше вакытлыча урнаштыру пунктына җибәрелде. Алар куркынычсыз урында. Иртәгә белгечләр йорт конструкциясенең зарарлануын җентекләп тикшерәчәк. Кешеләрне үз фатирларына кайтару мөмкинлеге турындагы карар тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк», — диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, кичә кич Казанның Лукин урамында күпфатирлы йортның 7 катында янгын чыкты. Янган конструкцияне тикшергәндә янгын сүндерүчеләр ир-ат гәүдәсен таптылар. Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы күпфатирлы йортта газ-һава катнашмасының шартлавы факты буенча тикшерү оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев