Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда киберспорт буенча беренче «Медиакубок» турниры узачак

Катнашу бушлай.

6 декабрьдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында киберспорт буенча беренче «Медиакубок» турниры узачак. Counter-Strike 2 буенча турнир массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Татарстан матбугаты хезмәткәрләре арасында үткәрелә. Профессионаллар көрәше яңа форматта булачак: мәкаләләр һәм пресс-релизларга алмашка тактика, стратегия һәм виртуаль чынбарлыкта төгәл ату киләчәк.

Турнирга команда белән республикада эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары һәм матбугат хезмәтләре хезмәткәрләре мөрәҗәгать итә ала. Һәр оешмадан 3 командага кадәр, һәр командада 5әр кеше катнашырга рөхсәт ителә. 

Турнирда 12 команда катнаша алачак. Гаризалар 2024 елның 8 ноябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://clck. ru/3DqGTp 

Катнашу бушлай. 

Турнирны Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татмедиа Neo һәм Cyber Park Arena контент-үзәге Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР цифрлар министрлыгы ярдәмендә оештыра.
16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев