Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда Кыш бабайның гонорары 20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк

Россия буенча уртача алганда гонорар күләме 20-200 мең сум тәшкил итә.

Яңа ел бәйрәмендә Казанда Кыш бабай һәм башка артистларның гонорары 20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта тармак аналитикларына сылтама белән «Лента. Ру» яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, «Яңа ел» рольләрен башкаручыларның кереме төрле факторларга: эшләгән сменалар санына һәм Яңа ел төнендә чыгыш ясау кирәклегенә бәйле.

Россия буенча уртача алганда гонорар күләме 20-200 мең сум тәшкил итә. Әйтик, Мәскәүдә әрмән, грузин, азәрбайҗан яки татар образларындагы Кыш бабай 200 мең сумга кадәр төшәчәк. Өстәвенә, башкалада хезмәткәрләр чараларга инде декабрь уртасыннан ук чыга башлый һәм гыйнвар башына кадәр эшли. Әгәр Кыш бабайга «классика буенча» Кар кызы белән бергә чыгыш ясарга кирәк булса, бу очракта мәскәүлеләр яки Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр мондый «бию» өчен 100 мең сумга кадәр акча түләячәк. Шул ук вакытта, кандидат Яңа ел төнендә эшкә чыгарга әзер булырга тиеш.

Уфада Кыш бабай белән Кар кызының гонорары 60 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев