Казанда СВО катнашучылары өчен «Абилимпикс» чемпионаты финалистларын бүләкләделәр
Алабугалы Сергей Никишин «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясендә җиңү яулады.
Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта СВО катнашучылары арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча чемпионатны ябу тантанасы булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финалга чыгучыларны котлады. Ул аларны чын геройлар һәм патриотлар дип атады, хәрби сынауларны узгач та, тыныч тормышта җиңүләрен дәвам итүләрен билгеләп үтте.
Казанга 400гә якын катнашучы, экспертлар һәм озатып йөрүчеләр килде. Ветераннар 15 компетенциядә ярыштылар, ә 75 финалист 2025 елда Мәскәүдә узган милли этапта катнашу хокукы алды.
Шулай, алабугалы Сергей Никишин «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясендә җиңү яулады.
Чемпионатка 79 төбәк вәкиле килгән. Биш көн эчендә конкурсантлар 500дән артык бирем үтәде.
Чемпионатны Мәгариф министрлыгы, Һөнәри белем бирүне үстерү институты, ТР Хөкүмәте һәм «Ватанны саклаучылар» фонды ярдәмендә «Знание» Россия җәмгыяте оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев