Казанда табиблар мармелад белән тончыккан 2 яшьлек малайны коткарган
Малай мармелад белән тончыккан, телен тешләгән һәм суламый башлаган.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары мармелад белән тончыккан 2 яшьлек малайны коткарган. Баланы хастаханәгә әтисе алып килгән. Ул сөйләгәнчә, малай мармелад белән тончыккан, телен тешләгән һәм суламый башлаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Кабул итү бүлегеннән кулына бала күтәргән шәфкать туташы керде. Малай зәңгәрләнеп беткән, суламый иде. Мин Геймлих алымын кулландым. Мармелад тын юлларыннан чыкты», — дип сөйләде реаниматолог Ринат Фазлыев.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев