KazanForum-2026да беренче тапкыр ислам банклары съезды узачак
Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы хәбәр итте.
«Россия — Ислам дөньясы: «KazanForum-2026» халыкара икътисадый форумында беренче тапкыр ислам банклары съезды узачак. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Без ислам илләре белән Россиянең иң зур чарасын үстердек. Агымдагы шартларда ислам тәрәзәсе — мөмкинлекләр тәрәзәсе», — диде Миңнуллина.
Ул шулай ук искәрткәнчә, узган ел Казанда AAOIFI — ислам финанслары стандартларын эшләүче халыкара оешманың вәкиллек үзәге ачылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев