Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанга БПЛА һөҗүменнән соң, Миңнеханов Татарстан халкын паникага бирелмәскә чакырды

Искәртик, бүген иртән, Татарстан башкаласына беспилотниклар һөҗүм итте.

Бүген иртән Казан пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүменә дучар булды. Бу юлы иртә таңнан тыныч халыкның йортларына һөҗүм иттеләр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында язды.

«Урында оператив штаб җәелдерелде. Халык эвакуацияләнде, вакытлыча урнаштыру һәм кайнар туклану урыннары оештырылды. Барлык көчләр дә җәлеп ителде», — диде республика җитәкчесе.

Ул Татарстан халкын паникага бирелмәскә чакырды.

«Иң мөһиме паникага бирелмәскә. Хөкүмәткә халыкка эвакуация урыннары турында вакытында хәбәр итәргә бурыч куйдым», — дип яза Татарстан Рәисе.

Искәртик, бүген иртән, Татарстан башкаласына беспилотниклар һөҗүм итте. Оператив мәгълүматлар буенча, 8 беспилотник очып килүе теркәлгән.

Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев