Казанның төп Яңа ел чыршысын бизәүгә 13 млн сум тотачаклар
Бу хакта Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.
Казанның Гаилә үзәге янында Яңа ел чыршысын бизәү өчен 13 млн сум акча тотачаклар. Тендерда Санкт-Петербург шәһәреннән «Елочкин» компаниясе җиңгән. Бу хакта Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә, дип яза Татар-информ.
Тендерның заказчысы — Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты. Бу бәягә төп чыршыны урнаштыру һәм сүтү, шулай ук инде булган кечкенә йортларны ярминкә мәйданчыгына урнаштыру да керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев