«Кечкенә дусларга — зур ярдәм»
Шундый исем астында «Садко» 32нче балалар бакчасында йортсыз хайваннарга ярдәм итү өчен хәйрия акциясе узды.
Акциядә төрле яшьтәге педагоглар, ата-аналар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Иң яшь катнашучыларга әле ике яшь тә юк, әмма алар инде дүрт аяклы дусларыбызга ярдәм итүнең әһәмиятен аңлыйлар.
— Без һәрвакыт хәйрия акцияләрендә бик теләп катнашабыз. Балаларда кечкенәдән үк хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбиялибез, аларны кече дусларыбызга эш белән ярдәм итәргә өйрәтәбез, — дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире Лилия Ямбулатова.
— Кызганычка каршы, соңгы вакытта хайваннарга карата мәрхәмәтсезлек очраклары ешайды. Һәм бу явызлыкларда балалар да катнаша. Киләчәк бездән, өлкәннәрдән тора. Балаларыбызга нәрсә өйрәтсәк — шуны алачакбыз, — ди педагог-психолог Ольга Шәмсемөхәммәтова.
— Минем кызым үз юлында очраган барлык йортсыз песиләрне ашатырга әзер. Шуңа күрә акциядә уйлап та тормыйча катнашырга булды, — дип уртаклашты педагог һәм урта төркемдә тәрбияләнүче кызның әнисе Элина Клабукова.
Биредә һәр баланың диярлек үз йорт хайваны булуга карамастан, алар йортсыз хайваннар язмышы өчен борчыла һәм шулай ук акциягә рәхәтләнеп кушылалар. Беренче кече группа сабыйлары дә читтә калмады, чөнки изге гамәлләр кылырга беркайчан да иртә түгел.
Җыелган ярдәм «9 жизней» төркеме волонтерларына тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев