Кесәгә суга: ни өчен Татарстанда гыйнварда ял алу отышлы түгел
Гыйнварда биш көн эшләүче татарстанлыларның нибары 15 эш көне булачак.
Кайбер татарстанлылар Яңа ел каникулларын гыйнвар аенда ял алып озайтырга ниятли. Ни өчен бу отышлы түгел. Шул хакта тулырак — «Татар-информ» агентлыгы материалында.
Гыйнварда биш көн эшләүче татарстанлыларның нибары 15 эш көне булачак — бу башка айлар белән чагыштырганда иң түбән күрсәткеч. Ел дәвамында хезмәт хакы күләме бертөрле булганда, эш көннәре саны иң аз булган айларда аларның бәясе үсә, димәк, ял алган очракта ихтимал югалтулар суммасы да арта. Бу отпуск акчасы суммасы эшчеләрнең түгел, ә айдагы календарь көннәрнең уртача саныннан (29,3) чыгып исәпләнү белән бәйле.
Димәк, гыйнварда ял алган очракта югалтулар суммасы ике тапкырга җитә. Конкрет мисалда карыйк. Әйтик, хезмәткәр аена 60 мең сум ала, ди. Гыйнварда 15 эш көне булуын исәпкә алсак, бер эш көненең бәясе 4 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, отпускның бер көне өчен ул 2 047,78 сум гына алачак. Эш көненә туры килгән отпускның һәр көне өчен хезмәткәр 1 952,22 сум югалта булып чыга. Әйтик, бер атналык ял алган очракта биш эш көне лаеклы ялга туры киләчәк. Димәк, югалтулар күләме 10 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев