Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институты сугышчыларга мотоцикллар тапшырды

Махсус операция зонасына барудан алган тәэсирләре белән югары уку йорты укытучысы Олег Разживин уртаклашты.

Махсус хәрби операция зонасында һәр минут хәлиткеч булырга мөмкин. Җимерек юллардан техника үтә алмаганда, ярдәмгә тиз, маневрлы мотоцикллар килә. Алар яралыларны табиблар көткән урынга илтергә сәләтле, дип хәбәр итә институтның матбугат хезмәте.

Шундый ике мотоцикл күптән түгел КФУның Алабуга институты укытучылары һәм студентлары тырышлыгы белән фронтка киткән.

Казан федераль университеты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Югары уку йортлары — фронт өчен!» акциясендә актив катнашуын дәвам итә.

«Беренче көнне үк мотоцикл өч кеше гомерен коткарды»
− Мин мондый хәл булгач, ярдәм итәргә кирәк дигән карарга килдем, — дип сөйли Алабуга институтының физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы доценты, ТР атказанган тренеры Олег Разживин.

Ул шәхсән үзе «Җиңүгә — бергә» хәрәкәтенең 95 нче гуманитар конвоеның составындагы сугышчыларга техника илткән. Мотоцикл тапшырылганнан соң берничә сәгать үткәч, хәбәр килгән: мотоциклларда өч яралыны эвакуацияләргә өлгергәннәр.

− Безне бик җылы каршы алдылар, — дип искә ала Олег Анатольевич.

Идеядән коткаруга кадәр — бер адым
Барысы да студентларның «Тимер» батальоны хәрбие белән очрашудан соң башланды. Алгы сызыктагы мотоцикллар — транспорт кына түгел, ә ашыгыч ярдәм таләп ителгәннәр өчен коткару чарасы да, дип аңлата ул чагында хәрби.

− Шуннан соң доцент Альберт Нигамаев акча җыю турында игълан итте, — ди укытучы. — Студентлар кирәкле сумманы җыйдылар да беренче мотоциклны сатып алдылар.

Ә Олег Разживин икенчесен өсти.

95 нче конвой: дроннар, хатлар һәм өмет
Җиңү көне алдыннан КФУ волонтерлары МХО зонасына мотоцикллар гына түгел, ә квадрокоптерлар, элемтә чаралары, медикаментлар, азык-төлек һәм хәтта рухи ярдәм буларак мәктәп укучыларыннан хатлар да җибәргәннәр.

− Урман полосасындагы гаскәрләр урнашкан урынга килеп җиттек. Кыска вакыт аралыгында йөкне бушаттык, барысын да төгәл һәм тиз эшләргә тырыштык. Сугышчылар бик шатландылар, безне, туганнарын, якыннарын каршы алган кебек, ачык йөз белән каршы алдылар, — диде Олег Анатольевич.

«Безнекеләр анда булганда, без янәшә булачакбыз»
Хәзер «Җиңүгә — бергә» хәрәкәте штабына гуманитар ярдәм белән яңа 20 тартма тапшырылган.

− Барысының да тизрәк бетүен телим, — ди укытучы. — Безнең егетләр алгы сызыкта булганда без аларны калдырмаячакбыз.

ФОТО: Шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев