Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институтында Али Кюршад Кылыч булып китте

«Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» компаниясенең генераль директоры вузның бай тарихы белән танышты.

КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон чакыруы буенча югары уку йортына «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» компаниясенең генераль директоры Али Кюршад Кылыч килде. Компания югары уку йортының даими партнерларының берсе булып тора, вузның мөһим проектларына ярдәм итә. Мәсәлән, уку йортына нигез салынуга 125 ел тулуны бәйрәм итү көннәрендә институның төп бинасында Стахеев епархия хатын-кызлар училищесының мемориаль кабинеты ачылды, аны булдыруга "Кастамон Интегрейтед Вуд Индастри"да өлеш керткән.

Визит барышында Али Кюршад Кылыч югары уку йортының бай тарихы белән танышты һәм бүген студентларның ничек укуын белде. Кунакны тарихи һәм заманча мохитнең гармонияле ярашуы тәэсирләндергән:

— Институтка 125 яшь, һәм аның бинасы әле дә искиткеч матур. Бирегә килеп керүгә, үткән гасырга күченгәндәй буласың: монда ул вакытның мәдәнияте, бизәлеше сакланган, хәтта идәннәре дә шул ук. Искиткеч! Монда килүемә бик шатмын. Институтка аның әле тагын күп еллар эшләвен, чәчәк атуын, республика һәм ил горурланырлык студентлар тәрбияләвен телим!" — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев