Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институтында Донецк Халык Республикасыннан килгән балалар ял итә

Ун көн дәвамында ДНР балалары өчен «Бергә — бөтен ил» дип аталган профильле смена эшләячәк.

Донецк Халык Республикасыннан 23 яшьтән 17 яшькәчә 96 бала һәм аларны озатучы 8 кеше КФУ Алабуга институтының «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагерена килде. 

Алар биредә ун көн буласы, «Бергә — бөтен ил» дип аталган смена вакытында балаларга Алабуга һәм Яр Чаллыдагы КФУ институтларының мәдәни-тарихи урыннары, музейлар, театрларга күзәтү экскурсияләре, Россия һәм Татарстан тарихыннан тарих һәм мәдәният дәресләре, спорт чаралары оештырылачак.

Лагерь вожатыйлары булып студентлар эшләячәк. Эшкә югары уку йорты хезмәткәрләре, мөгаллимнәр һәм психологлар җәлеп ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев