КФУның Алабуга институтында яңа директорны тәкъдим иттеләр
Алабуга институтының яңа директоры итеп 59 яшьлек Марат Умаров билгеләнде.
28 декабрьдә КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон белән контракт ахырына якынлашты. Елена Ефимовна югары уку йортын 2011 елдан бирле җитәкләде.
Алабуга институтының яңа директоры итеп 59 яшьлек Марат Умаров билгеләнде. Югары уку йортына килгәнче ул генераль директорның персонал буенча урынбасары, заводның кадрлар департаменты директоры булып эшли. Аннары Марат Умаров КФУның Чаллы институтында ун елга якын директорның гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкара. Соңгы ике елда ул КФУның Үзбәкстандагы филиалын (Джизак шәһәре) җитәкли.
КФУ ректоры Линар Сафин җитәкчеләрне укытучылар һәм хезмәткәрләр белән таныштырды. Истәлекле чарада Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.
Ленар Сафин, коллективка мөрәҗәгать итеп, тәҗрибәле яңа директор җитәкчелегендә югары уку йорты үсешен дәвам итәр, дигән ышаныч белдерде.
— Марат Фәйзулла улының Алабугага мөнәсәбәте бар, биредә ул Алабуга автомобиль заводында эшләде, анда сәнәгать мәктәбен үтте. Озак еллар ул шулай ук КФУның Чаллы филиалы директорының урынбасары булды, соңгы вакытта Джизактагы филиалны уңышлы җитәкләде, — дип хәбәр итте ректор.
Шул ук вакытта ул институтның элеккеге җитәкчесе Елена Мерзонның уку йортына керткән зур өлешен билгеләп үтте. Эшләү дәверендә ул югары уку йорты белән муниципалитет арасында тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салды.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев институтның район һәм бөтен республика өчен дә зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
— Алабуга институты — югары квалификацияле белгечләр әзерләүче уку йорты. Аны тәмамлаучылар "Университет мәктәбе«ндә генә түгел, районның башка уку йортларында да эшлиләр. Безнең өчен бу зур ярдәм. Моннан тыш, КФУ филиалы көллияте «Алабуга Политех» көллияте белән актив хезмәттәшлек итә. Мондый хезмәттәшлекне без ныгытачакбыз, — дип белдерде ул.
Марат Умаров үзенең чыгышында, институт үсеше яңа тәкъдим ителгән программаны исәпкә алып дәвам итәчәк, дип сөйләде. Аның сүзләренчә, уку йортында элеккечә педагогик кадрлар әзерләүгә, шулай ук җитештерү мәйданчыкларында бүгенге көндә кирәкле белгечләр, шул исәптән юристлар һәм икътисадчылар әзерләүгә зур игътибар биреләчәк.
Институтны алга таба үстерү буенча планнар билгеләнгән инде, диде КФУ ректоры очрашуны тәмамлап. Аерым алганда, бу вуз инфраструктурасын яңартуга кагыла.
— Әлбәттә, Без Алабуга институтын үстерергә ниятлибез, ул бөтен Кама аръягы регионы өчен белгечләр әзерләү үзәге булырга тиеш — бурыч шундый, − дип йомгаклады Ленар Сафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев