Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институтында студентлар көнен билгеләп үттеләр

Югары уку йортында студентлар активының түгәрәк өстәле узды, университет мәйданында бәйрәм оештырылды.

Студентлар көне югары уку йорты директоры Елена Мерзон, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, АДМЯ генераль директоры Гөлзада Руденко, Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов, шәһәр администрациясе вәкилләре катнашында студентлар активының түгәрәк өстәленнән башланды. Бу хакта Алабуга институтының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район башлыгы студентларны инициатива күрсәтергә һәм актив булырга чакырды: Шишкин буаларында тимераякларда шуарга, университет скверын тәртипкә китерүдә ярдәм итәргә өндәде. 

Университет мәйданында студентлар көне уңаеннан традицион бәйрәм чаралары узды. Студентларны Елена Мерзон котлады, университетның чәчәк атуына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Моннан тыш бәйрәмдә уеннарда катнашырга, җитезлектә көч сынашырга, коймак белән чәй эчәргә мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев