Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

КФУның Алабуга институтында вузга 125 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары башланды

Югары уку йорты юбилее уңаеннан алдынгы укытучыларны һәм студентларны, шулай ук үз материалларында институт эшчәнлеген яктыртучы массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләделәр. Алар арасында “Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” газеталары редакциясе дә бар.

Уку советының тантаналы утырышында КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон билгеләп үткәнчә, бүген институтта 6 бүлекчә һәм 4623 студент исәпләнә, университет мәктәбендә һәм көллиятә белем алучы 552 укучы бар, уку йортларында барлыгы 420 укытучы һәм белгеч хезмәт куя.

— Безнең институт үсешенең хәзерге этабы Казан федераль университеты составына керү белән бәйле. Уку йортыбызда озак еллар дәвамында хезмәт куючы педагогик династияләр формалашкан. Мясников-Поспеловлар гаиләсенең инде өч буыны Алабуга институтында эшли, Мироновлар гаиләсе дә шактый хезмәт өлешен кертте. Аларның гомуми педагогик стажы 170 ел тәшкил итә. Мирас темасын дәвам итеп, институтыбызның «алтын фондын» — безнең ветераннарыбызны аерым билгеләп үтәсе килә. Алар яңа үрләр яулавын дәвам итә, һәм иң яхшы беренчел ветераннар оешмасы булып калалар, ‒ диде Елена Ефимовна.

Ул югары уку йортының иң яхшы вәкилләренең исемнәрен язар өчен Почет китабын булдырырга тәкъдим итте.

Бу көнне Алабуга институты адресына күпсанлы котлау сүзләре яңгырады. Видеосәламләүләр Ош дәүләт педагогика университеты ректоры Бекмурза Зулуев һәм Стахеевлар нәселеннән Евгения Третьяковадан килде. 

Алабуга музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко, мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Терентьева, Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов тәбрикләү сүзләрен шәхсән килеп җиткерде.

КФУның Алабуга институтына 125 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев